«Әниле-кызлы» ифтар

16 апреля 2024 г., вторник

Бердәмлек, туганлык җепләрен саклау, үзеңнән соң иманлы, догалы балалар калдыру-иң мөһим бурычыбыз. 2024 ел Гаилә елы буларак билгеләп үтелә, Рамазан аеның соңгы көннәрендә үткәргән «Әниле-кызлы» ифтар мәҗлесендә районыбызда яшәүче ханымнар кызлары, әни-әбиләре, килен-кайнана белән күркәм чарада катнаштылар. Хәрби операциядә катнашканнарның хатыннары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар әниләре белән, 80 яшьтән узган ак әбиләребез кызлары, оныклары, оныкчыклары белән бергәләп күңелле, файдалы ял иттеләр. Кызларыбызга - тыйнак, миһербанлы, ир хакын хаклап яшәүче хатын-кыз итеп тәрбияләү, киенү, балалар тәрбиясе турында вәгазьләр сөйләп, мөһим сорауларга җаваплар табып, мөнәҗәтләр тыңлап очрашуны "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән йомгакладык. Ифтар мәҗлесен үткәрүдә ярдәм күрсәткән районыбыз ир-егетләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткереп дога кылып, киләчәктә шушындый очрашулар дәвамлы булсын дигән изге теләкләр белән таралыштык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International