ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Пенсия  фонды идарәсе районның укучы яшьләре арасында социаль грамоталыкны һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан сентябрь аеннан аңлату эшләре кампаниясен башлап җибәрде. Ул декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма бу хезмәтләрне акчалата алучы гражданнар Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан Шәхси кабинет аша кире социаль пакет җыелмасына кайтырга хокуклы. Гариза 2018 елның 1 январеннән гамәлгә керә.

13 сентябрьдән 15 нә кадәр Сарман районы китапханәләрендә “Без һәм закон” дип исемләнгән акция үтте. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә күп төрле чаралар: китап күргәзмәләре, әңгәмәләроештырылды. 14 сентябрь көнне МБГББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Сарман үзәк китапханәсе һәм киноучреждения тарафыннан яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан зур чара үткәрелде. Кичә “Ялкын” һәм “Яшь йөрәкләр” командалары катнашкашуында ярыш форматында барды. Укучылар конкурсларга бик тырышып әзерләнгәннәр, алып баручының сорауларына җавапны тиз таптылар, “Яшүсмерләр арасында очрый торган хокук бозулар” дигән темага өзекләр күрсәттеләр. Кичә барышында “Уйлан, кешем” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Зур Нөркәй авылы шәфкать туташы сәламәт яшәү рәвешен алып бару, тәмәке , аракының кеше тормышына зыянлы икәнен искәртеп үзенең киңәшләрен бирде. Үзәк балалар китапханәсендә «Хокук иленә сәяхәт» уен үтте. Җәлил бистә китапханәсе хезмәткәрләре “СИнең хокукларын һәм бурычларың ” дип исемләнгән Хокук белемнәре көне үткәрделәр. Бу акциядә катнашкан һәркемгә китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән “Твоя жизнь в твоих руках» дип исемләнгән буклетлар тартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International