Район турында

Район центры: Сарман
Территория: 1385,20 кв. км
Халык саны: 36511 кеше

Муниципаль берәмлек Башлыгы:

Адрес: 423350, Татарстан Республикасы, Сарман авылы, Ленин урамы, 35
Тел.: (85559) 2-42-75; факс: (85559) 2-44-44
E-mail: sarman@tatar.ru

Район турында

Сарман районы Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Төньякта ул – Тукай районы, көнчыгышта – Азнакай һәм Мөслим, көньякта – Әлмәт, көнбатышта Зәй районы белән чиктәш. Район Бөгелмә – Бәләбәй калкулыгы итәгенә урнашкан. Тауларның биеклеге 120-260 метр тәшкил итә.

Административ бүленешкә килгәндә, район 68 торак пунктны берләштергән 1 шәһәр тибындагы бистә һәм 22 авыл җирлегеннән тора. Район урман-дала зонасында – Көнчыгыш Кама аръягының түбәнрәк яткан төньяк-көнчыгыш өлешендә, Минзәлә һәм Мәллә (Ык елгасы бассейны) елгаларының су җыю мәйданында урнашкан. Территориясенең күп өлешен сөрүлек җирләр алып тора.

Район үзәге булган Сарман авылы Казаннан – көнчыгышка таба 296 километр, Бөгелмә тимер юл станциясеннән төньякка таба 110 километр ераклыкта Минзәлә елгасы (Кама елгасы бассейны) буенда урнашкан. Район территориясе аша Яр Чаллы – Сарман – Әлмәт автомобиль юлы үтә. Сарманда 6473 кеше яши.

Сарман районы 1930нчы елның 10нчы августында оешкан.

Халкы

Районда 36511 кеше яши. Район үзәгендә – 6473, Җәлил бистәсендә 14090 кеше яши. Халыкның төп өлеше – татарлар.

Промышленность

Районда нефть чыгару киң җәелгән, “Җәлилнефть һәм “Мәлләнефть” идарәләре эшли.


Авыл хуҗалыгы

Районда бодай, арыш, арпа, борчак, шикәр чөгендере игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары – сөт-ит юнәлешендәге терлек үрчетү.

Сарман районы – авыл хуҗалыгы сәнәгате районы. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 108, 4 мең гектар, шуның эченнән сөрүлек җирләре 95,9 гектар тәшкил итә. Калган мәйданнарны болыннар һәм көтүлекләр алып тора. 2005нче елның җәендә районда 21 хуҗалык базасында 4 агрофирма оешты: “Агрокөч төркеме” ЯАҖ составындагы “Сарман”, “Җәлил”, “Нөркәй” агрофирмалары һәм “Туган як” агрофирмасының Саклау-баш бүлекчәсе. Инвестор – “Татэнерго” ААҖ канаты астындагы “Агрокөч төркеме” килү белән, районның аграр сәнәгатендә зур үзгәрешләр булды. Игенчелеккә һәм терлекчелеккә 1 миллиард сумлык дөнья стандартларына җавап бирә торган заманча, энергия саклаучы, күп функцияле, югары җитештерүчән техникалар һәм җиһазлар алынды.



Мәгариф

Сарман муниципаль районында 95 белем бирү учреждениесе бар. Аларның 19ы – урта гомумбелем бирү мәктәпләре, 10сы – төп, 22се – башлангыч, 39ы – мәктәпкәчә гомумбелем бирү һәм 5се – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре . Аграр көллият башлангыч һөнәри белем бирүнең дәүләт стандартларын тормышка ашыра.

Мәдәният

Районда 55 мәдәният учреждениесе, 36 китапханә, музыка һәм сәнгать мәктәпләре эшли. Мәдәният учреждениеләрендә иҗат коллективлары – фольклор ансамбльләре, халык театрлары, хореографик коллективлар, гармунчылар ансамбльләре, халык һөнәрчелеге түгәрәкләре оештырылган.

 

Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International