ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

6 июнь көнне “Шәфкатъ” үзәге коллективы ял итүчеләре белән татар халык Гореф – гадәтләре буенча Сабантуй бүләге җыюда катнаштылар.

7,8 июнь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли бәйрәме Сабантуй өчен бүләк җыярга чыктылар. Милли киемнәрдән киенгән егет-кызларның җырларын һәм дәртле биюләрен күргән барлык кеше капка төбенә чыгып бүләкләрен бирделәр, бәйрәмнең тыныч һәм күңелле үтүен теләделәр.

8 нчы июнь көнне  Азалак   авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган чара үткәрелде. Китапханәгә мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар килде.Китапханә мөдире  Раупова Ильмира  балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. "Я гражданин России" һәм "Чудеса  России" дип исемләнгән бай эчтәлекле, төсле рәсемле  китаплар аша балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. 
  
 

Һәр елны  8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр  үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә 30 социаль хезмәткәр эшли. Алар 210 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтә, ярдәм итә. Җаннарының җылысын бирү белән беррәттән, өлкәннәрнең алдагы көннәренә өмет өстәүче дә булып торалар.

   30 майдан 30 июньгә  кадәр Республикабызда “Наркотикларсыз тормыш”акциясе старт алды. Ул наркотик матдәләрне куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен тыюга  юнәлтелгән.

Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган  җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен музей хезмәткәрләре “Туку станогы серләре” дип аталган мавыктыргыч интерактив чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International