ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2024 ел
җомга

2024 елның 22 маенда Сарман муниципаль районы Сарман авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт, «Сарман»кинотеатры бинасы.

Кабул итүгә язылу (843)221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

26 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә. Быел бөек татар шагыйренә тууына 138 ел тула. Бу бәйрәм хөрмәтенә Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча видеороликлар, әкиятләр күрсәтелде.

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә.
МБББУ “Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе” ндә дә, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, шигърият кичәсе узды. Укучылар, балалар бакчасы сабыйлары, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - укытучыларның күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

Бүген Җәлилнең 1 нче мәктәбендә 1 майга багышланган асфальтта рәсем конкурсы узды. Конкурста катнашучы һәркем үзен чын рәссам итеп хис итте

Бүген Советның зур залында Сарман муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы алып барды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы Карашай саклаулы авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовнаны туган көне белән котлады. Фәрит Мөнәвир улы Вероника вячеславовнага сәламәтлек, авыр хезмәттә уңышлар һәм иминлек теләде.

Мортыштамак авылыннан "Җырлы балачак илендә" XV район конкурсында гала-концертта катнашып, Гараева Алия I урынны, Хөснетдинова Азалия I урынны һәм Шакирзянова Эльвира III урынны, Колмәт авылыннан "Дулкын" вокаль коллективы (Газетдинова Камилла, Амелия) III урынны яуладылар.

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмнең татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә туры килүе символик.Быел без аның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итәбез.Бу бәйрәмнәрне Татарстан Республикасы халкы һәм бөтен татар дөньясы тантаналы рәвештә билгеләп үтә.

Туган Тел-рухи байлык, ул безне берләштерә, бердәм гаилә, бер халык итә.Туган телебез аша буыннан-буынга ата-бабаларыбызның зирәклеге тапшырыла, без әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз.Безнең бурыч-аны кыйммәтле бүләк итеп саклау һәм балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру.

Хөрмәтле район халкы, сезгә туган телдә аралашу, тынычлык һәм татулык телим.


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КПРФ ПП ТРО җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды. Партиянең җирле бүлекчәсе әгъзалары бертавыштан КПРФ ТРО Сарман җирле бүлекчәсенең беренче секретаре вазифасына ш.м. Фатиховны сайлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International