19 май көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Ринат Гобәйдуллин истәлегенә үткәрелгән "Сердәш" Vl регионара татар сәнгате фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булып узды. Әлеге бәйгедә Сарман данын яклап, район мәдәният йортында эшләп килүче "Хозур" ветераннар ансамбле чыгыш ясады (җитәкчесе - Р.И.Фәртдинова). Ансамбль башкарган җырларны тамашачылар күтәреп алды, көчле алкышларга күмде. 1 дәрәҗә лауреат дипломы, Рәхмәт хаты, истәлек бүләге "Хозур" өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Булдырдыгыз, "Хозур"лар! Без сезнең белән горурланабыз!