"Хозур" ветераннар ансамбле 1 дәрәҗә лауреаты

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

19 май көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Ринат Гобәйдуллин истәлегенә үткәрелгән "Сердәш"  Vl регионара татар сәнгате фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булып узды. Әлеге бәйгедә Сарман данын яклап, район мәдәният йортында эшләп килүче "Хозур" ветераннар ансамбле чыгыш ясады (җитәкчесе - Р.И.Фәртдинова). Ансамбль башкарган җырларны тамашачылар күтәреп алды, көчле алкышларга күмде. 1 дәрәҗә лауреат дипломы, Рәхмәт хаты, истәлек бүләге  "Хозур" өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Булдырдыгыз, "Хозур"лар! Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International