Сарманда яшь профессионаллар осталыкларын күрсәтәләр

27 февраля 2024 г., вторник

Бүген Сарманда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатын ачып җибәрделәр. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Ленар Зәйнуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, бәйгедә күп җиңүләр яулаган якташыбыз – көллиятнең дүртенче курс студенты Газинур Гайнетдинов катнаштылар. Алар бәйгедә катнашучыларны сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр. Тантаналы рәвештә ант биргәннән һәм кечкенә генә концерт программасын карап киткәннән соң, ярышта катнашучылар эшкә керештеләр. 

Алар «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә көч сынашалар. Моның өчен берничә төрле модуль каралган. Ярышлар өч көн дәвамында барачаклар. Сарман аграр көллияте данын беренче курс студенты Булат Миңнеханов яклый.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International