Бүген Сарманда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатын ачып җибәрделәр. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Ленар Зәйнуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, бәйгедә күп җиңүләр яулаган якташыбыз – көллиятнең дүртенче курс студенты Газинур Гайнетдинов катнаштылар.