"Әйдә, шаяРТ!" татар КВН бәйгесенең финалы узды

2 апреля 2024 г., вторник

2024-нче ел Гаилә елы уңаеннан районда “Әйдә, шаяРТ!” татар КВН командалары бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә барлыгы 34 команда катнашты, шуларның 12-се финалга үттеләр. 1 апрель халыкара көлке көне уңаеннан  район мәдәният йортында әлеге бәйгенең финал ярышы булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Сарайлы авылының “Сарайлы сабакташлары” командасы – “Иң яшь юмористлар”, Күтәмәле һәм Буралы Чишмә авылларының “КиБи” командасы – “Иң оригиналь”, Иске Минзәләбаш һәм Куҗак авылларының “Минзәләкәй этләйләре” командасы – “Иң позитив”, Яхшыбай авылы “Гаилә корабы” командасы “Иң күңелле гаилә” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Зур Нөркәй гомуми белем бирү мәктәбенең “Искиткеч педагоглар” командасы, Җәлил бистәсе икенче санлы урта мәктәбенең “КТШК” командасы һәм Юлтимер авылыннан “ЗамБа” командалары 3-нче урынга лаек булдылар. 

Икенче урынны Сарман гимназиясенең “Сарман гимназиясе кызлары һәм малае”, Александровка авылы “Александровка” һәм Каташ-Каран авылының “Авылстайл” командалары бүлеште.

Беренче урынны Сарман урта мәктәбенең “Бер дигән” командасы яулады.

Гран-прига Чукмарлы авылының “Дөбер-шатыр” КВН командасы лаек булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International