2024-нче ел Гаилә елы уңаеннан районда “Әйдә, шаяРТ!” татар КВН командалары бәйгесе игълан ителде. Бәйгедә барлыгы 34 команда катнашты, шуларның 12-се финалга үттеләр. 1 апрель халыкара көлке көне уңаеннан район мәдәният йортында әлеге бәйгенең финал ярышы булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Сарайлы авылының “Сарайлы сабакташлары” командасы – “Иң яшь юмористлар”, Күтәмәле һәм Буралы Чишмә авылларының “КиБи” командасы – “Иң оригиналь”, Иске Минзәләбаш һәм Куҗак авылларының “Минзәләкәй этләйләре” командасы – “Иң позитив”, Яхшыбай авылы “Гаилә корабы” командасы “Иң күңелле гаилә” номинацияләрендә җиңү яуладылар.