Район геральдикасы

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гербы


 

 Герб тасвирламасы

Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы гербы

“Караңгы кызыл җирлектә – җырлаучы сандугач; аскы ягында щитның ике почмагы да яшел төс белән, түгәрәкләп һәм аска чыгып китә торган ике фигура белән аерымланган: уңнан – алтын башак, сулдан –кара ташкын белән”.

 

Герб символикасын нигезләү

Кошлар кешеләрдә һәрвакыт гадәти булмаган хисләр тудыра. Җирдән өскә күтәрелеп оча алуларыннан чыгып, алар бик күп төрле, бигрәк тә рухи үсеш һәм иҗат белән бәйле сыйфатларга ия, дип исәпләнгәннәр. Символ буларак, кошлар күп нәрсәне аңлаткан. Сарман районы гербында сандугач күтәренкелек, иҗат итү һәм алга омтылыш символы булып тора. Җырлаучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын күрсәтә. Кызыл төс сандугач символикасын тулыландыра, шулай ук Сарман табигатенең матурлыгын һәм халыкның хезмәт сөючәнлек, ныклык, оптимизм кебек сыйфатларын чагылдыра.

Районның икътисади үсешен, аның хуҗалык итү нигезен тәшкил иткән авыл хуҗалыгы алтын башак һәм  табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык, тормыш үсеше символы булган яшел  төс белән чагылдырылган. Алтын – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы. Район икътисадының икенче өлеше – нефть тармагы – кара ташкыннар белән күрсәтелгән. Кара төс – тыйнаклык, акыллылык, яшәешнең мәңгелеге символы.

Шулай итеп, герб символлар теле белән һәм аллегорияләр аша районның мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Авторлар төркеме:

Герб составында Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Раил Ямашев (Җәлил бистәсе), Эльмира Аскарова (Сарман) булган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Россия Геральдачылары союзы тарафыннан эшләнде.

 

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы флагы

Флаг тасвирламасы


Татарстан Республикасының Сарман районы флагы

“Сарман муниципаль районы флагы киңлегенең озынлыгына 2:3 чагыштырмасындагы туры почмаклы, тукыма киңлегенең 2/3 өлешен алып торучы һәм сапка якын урнашкан сары сандугач сурәтләнгән, шулай ук тукыманың буш кырына һәм озын якларына ялганучы, һәркайсы тукыма озынлыгының ¾ өлешен тәшкил иткән яшел ике чөйсыман ялгау булган   кызыл төстәге тукымадан хас.

 

Флаг символикасын нигезләү

Флаг символлар теле белән һәм аллегорияләр ярдәмендә халыкның мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыручы гербка нигезләнеп эшләнгән.

Кошлар кешеләрдә һәрвакыт гадәти булмаган хисләр тудыра. Җирдән күтәрелеп күккә оча алуларыннан чыгып, алар бик күп төрле, бигрәк тә рухи үсеш һәм иҗат белән бәйле сыйфатларга ия, дип исәпләнгәннәр. Символ буларак, кошлар күп нәрсәне аңлатканнар. Сарман районы флагында сандугач күтәрелеш, иҗат итү символы булып тора. Җырлаучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын күрсәтә. Яшел җирлеккә кергән кызыл чөй алга омтылыш, халыкның хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы, оптимизмы белән ирешелә торган үсеш һәм камилләшү юлын тасвирлый”.

Районның икътисади үсеше, аның хуҗалык итүенең нигезе булган авыл хуҗалыгы табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык һәм үсеш символы булган яшел төс белән күрсәтелгән.

Сары төс (алтын төсе) – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.

 

Авторлар төркеме:

Флаг составында Рамил Хәйруллин (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана  Афанасьева (Мәскәү) булган Татарстан Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Россия Геральдачылар союзы тарафыннан эшләнде.

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International