ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Сарман районы Рантамак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миннебай улы 25 январь көнне  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Дүшәмбе көнне Сарман гимназиясендә иртәдән үк гадәти булмаган җанлылык хакимлек итте. Биредә “Ел укытучысы-2017” бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде.

Узган атнада “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үткән җыелышта район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте бихисап эшләре турында хисап тоттылар.

Бүген музейда «Минем шәҗәрәм – Моя родословная” дип  исемләнгән бәйгенең йомгаклау өлеше узды.

24 нче январь көнне, Әлмәт авылы китапханәсендә, әдәби әсәрләргә, телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт уяту максатыннан, 5нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Ф.Загирова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән "Татар теле- шигъри тел!" дигән шигырь кичәсе үткәрелде.

Бүген Сарман районы Советы утырышлар залында авыл җирлеге сәркәтипләре белән күчемсез милекне теркәү турында киңәшмә узды.

2017 ел Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, ә Россиядә – Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Рангазар авыл китапханәсендә "2017 ел – экология елы"  дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә хайваннар дөньясы, табигать, экология белән кызыксынучы укучыларга адреслана.

 24 январь конне Рантамак мэдэният йортында олкэннэр очен  «Тутык кынгырау» исемле кинофильм курсэтелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International