ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

21 апрельдэ Россиядэ Жирле узидарэ коне билгелэп утелэ.

19 апрель Ләке авыл китапханәсендә #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе буенча « Безнең тормышта – интернет» дигән темага карата әңгәмә үткәрелде һәм тематик полка эшләп куелды .

18 нче апрель көнне Александровка мәктәбе укучылары Советлар Союзы Герое А.А.Казаков һәйкәле тирәсен чуп-чардан, корыган үләннәрдән чистарту эшендә актив катнашты. Таш юл өстен себереп тазарттылар.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция.Җәлил китапханәсенең балалар бүлеге укучылары бу акциядә актив катнашты.

 

18 апрель көнне Иске Минзәләбаш мәдәният хезмәткәрләре гомүми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган обелиск территориясен җыештырдылар. Территорияне кардан һәм көзге яфраклардан арындырдылар.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

         Язгы игелеклелек атнасы кысаларында 18 апрель көнне Яңа Имән авыл җирлегенең Күтәмәле авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә ачылган обелискның язуларын яңарту, тирә-ягын чистарту эшләре башкарылды. 

Рантамак мәдәният йорты хезмәткәрләре "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" эстафетасын башлап җибәрде. 18 апрель көнне "Һәйкәлләргә юлны онытма" исеме астында авыл халкы һәм балалар белән стела урнашкан бакчаны җыештырдык.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

18 апрель көнне #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – изге эшләр эстафетасы кысаларында Рангазар авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды.

       “Мәрхәмәтле Татарстан”  язгы игелек атнасы  акциясе кысаларында  Яңа Имән авыл җирлеге, Күтәмәле авыл китапханәсе җирлектә яшәүче хезмәт ветераннарының, инвалидларның өйләренә барып аларның  хәлләрен белештеләр, яңа кайткан китаплар, вакытлы матбугат материаллары белән таныштырдылар, китаплар бирделәр.Рәсемдә 50 ел хезмәт стажлы хезмәт ветераны, инвалид Мәдинә Гыймазетдинова янында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International