23нче июнь көнне Янурыс авыл җирлеге башкарма комитетында чираттагы утырыш үткәрелде.
23 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга бүләк җыюда катнашты.
22 июнь көнне Сарман районы Үрнәк авылында район үзешчән сәнгать осталарының "Җырлап торган чагы күңелнең" дип исемләнгән чираттагы концерты булып узды. Матур җырлар, дәртле биюләр тамашачылар күңеленә хуш килде, көчле алкышларга күмелде. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.
Кичә, 22 июнь көнне, Сарманның үзәк Ял паркында асфальтта Сарман гимназиясе һәм Сарман сәнгать мәктәбе Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.
22 нче июнь көнне Кәүҗияк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм мәктәп яны лагерына йөрүче балалар хәтер көне уңаеннан һәйкәлгә веноклар салдылар