ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында чит оешмалар тарафыннан пенсияне совет акчалары белән яңадан исәпләү өчен гаризалар формалаштыру турында гариза алу очраклары теркәлгән. Алар халыкны пенсиягез 10 тапкырга арта дип ышандырырга тырышалар.

Нөркәй авыл мәдәният йортының “Нөркәем” вокаль-инструменталь ансамбле солистлары Рәшит Гайсин, Рафаэль Гыйләҗев, Илһамия Кутусовалар халыкара татар фольклор фестивале “Түгәрәк уен” да катнашып лауреат исеменә лаек булдылар. Рәшит Гайсин белән Рафаэль абый үзе генә курай, кубыз, тальянда, Илһамия Кутусова мандолинада татар көйләренә тезмә уйнадылар. Шулай ук Ләке мәдәният йортының “Игәнә” халык фольклор ансамбле дә “Олы көн бәйрәме”(Пасха) күренешен күрсәтеп лауреат исеме алып кайтты.

5 август конне район узэк ял паркында “Корыч” фильмы курсэтелде. 

 

4 август конне Иске Кэшер мэдэният йортында балаларга кызыклы  “Хитрюга Джек” исемле мультфильм курсэтелде.

 

5 август көнне Александровка авыл мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль ансамбле Алабуга шәһәрендә уздырылган X нчы Бөтенроссия халык Спас ярминкәсендә катнашты. Биредә агачтан, күннән, йоннан, балчыктан, тимердән ясалган традицион һөнәрчелек үрнәкләреннән тыш, заманча популяр кул эшләре дә тәкъдим ителде. Әйтик, киездән, атлас тасмалардан, күннән яки тукымалардан ясалган бизәнү-ясану әйберләре, кулдан ясалган открыткалар, бәйләнгән, тегелгән сумкалар – гомумән, аларның барысын да санап бетерү мөмкин булмас иде. Теләгән кешегә, осталар үз һөнәренең серләрен ачып бирергә каршы түгел иде. Бәйрәм сәхнәсендә Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән фольклор ансамбльләр, экзотик Эквадор музыкантларының җыр-биюләре һәм мәйданда үзбәк һава акробатлары чыгышлары да ярминкәгә үзенчәлекле төсмерләр өстәде.

Кутэмэле авылы мэчетенэ су линиясе сузылды

5 нче август көнне Куҗак авылында “Чәй эчәбез бергәләп!” дип исемләнгән чәй бәйрәме уздырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре белән берлектә концерт программасы оештырды. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше уеннарда катнашып, җырланган җырларга кушылып күңелле ял итте. Бәйрәм күңелле чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International