ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

5 нче октябрьдә, укытучылар көне уңаеннан, район мәдәният йортында укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.

 Иң элек аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Индира Сәхипова котлады. Ул аеруча тырыш хезмәт куйганнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыкларының грамоталарын тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләде. Мәгариф хезмәткәрләрен танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова һәм аның иҗатташ дуслары җыр белән котладылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International