ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Өлкән класста укучылар нефтьче һөнәре белән танышты.

21 нче  мартта  Җәлил гимназиясендә район  “Бердәмлек” активистлары һәм педагог-оештыручыларының чираттагы утырышы узды.Җәлил гимназиясе балалар үзидарәсе (“Мәктәп парламенты”) эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

20 март көнне район мәдәният йортында авыл балалары арасында уздырылган “Җырлы балачак илендә” бәйгесенең гала-концерты булып узды. Концертның югары дәрәҗәдә оештырылуы балалар һәм тамашачы күңеленә хуш килде. Балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Р.Р., сәнгать мәктәбенең атказанган укытучысы Хамидуллина Р.М., район кино челтәре җитәкчесе Шәрәфетдинов Р.М., район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. котлады. Балаларга сертификат, дипломнар һәм истә тапшырылды.

19 мартта Сарман аграр көллияте коллективы Александровкада концерт куйды.

Район халкы сайлауларга элекэлектән мөһим вакыйга итеп карады. Аның сайлау участокларына бердәм булып килеп тавыш бирүе шул турыда сөйли. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауларда да райондашлар актив булдылар: сайлаучылар исемлегенә кертелгән 27238 кешенең 25857се, ягъни 94,9 проценты сайлауларда катнашты.

Мортыштамак мәктәбендә 20 нче март көнне гомуми белем бирү мәктәпләре арасында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында ярыш булды. Ярыш отрядлярны презентацияләү,  эш проектын яклау һәм хәрби эзерлек смотры  этапларына буленде. 

19 март көнне Җәлил гимназиясендә 5-7нче сыйныф укучылары арасында хәрби-спорт уены "Аҗаган" үткәрелде. Балалар тарих hәм Россиянең символлары буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр, граната ыргыттылар, төрле спорт ярышларында катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International