12 нче апрель көнне Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында урта мәктәп укучылары арасында Сарман муниципаль районының шахмат Беренчелеге булып узды. Ярышларда районның берничә мәктәбеннән укучылар көч сынашты.
Газета укучыларыбыз ярдәме белән оештырылган, безгә «Ел хәйриячесе-2017» исемен яуларга булышкан «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» акциябез дәвам итә. Очрашу мөмкинлегеннән чыгып, сез бәйләп алып килгән җылы оекбашларны, бияләйләрне без районның коляскада гы-на йөрүче инвалид балаларына тапшыра барабыз, кадерле дуслар. Дүшәмбе көнне без Әлмәт авылында Лениза Газизова янында булдык.
12 апрель конне КСЦОН "Шэфкать" узэгендэ ял итучелэргэ космонавтика коне унаеннан "Так начиналась легенда" нэфис фильмы, "Сарман" кинотеатрында гимназиянын 10 сыйныф укучыларына Лев Николаевич Толстойнын "Война и мир" исемле нэфис фильмы курсэтелде.
13 апрель конне Карашай балалар бакчасы балаларына "Заячья школа" мультфильмы курсэтелде. "Сарман" кинотеатрында гимназиянын 10 сыйныф укучыларына Лев Николаевич Толстойнын "Война и мир" исемле нэфис фильмы тэкъдим ителде.
«Россия юристлар ассоциациясе»нең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган, республика ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мобиль төркем район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
1961 нче елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин “Восток” корабында тәүге тапкыр галәм үрләрен яулады. 1968 нче елдан бирле 12 нче апрель көнне без Космонавтика көнен билгеләп үтәбез.
12 апрель көнне Рангазар авыл мәдәният йортында район үзешчән сәнгать осталарының “Сандугачлы Сарман сәламе” дип исемләнгән концерты булып узды. Тамашачылар концертта яңгыраган заманча, халык җырларын; биюләрне, юмористик тамашаны бик яратып карадылар. Артистларга зур рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озатып калдылар. Әлеге программа ай дәвамында тагын берничә авыл мәдәният йортында күрсәтеләчәк.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 12 нче апрель – авиация һәм космонавтика көне уңаеннан “Сарман” киночелтәре хезмәткәрләре сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен кино күрсәттеләр. Юрий Гагаринның балачагын, тормыш юлын чагылдырган фильм үткәннәрне яңартты. Рәсәйдә бу бәйрәм 57 нче тапкыр билгеләп үтелсә, 12 нче апрель көнне бу бәйрәм “Шәфкатъ”тә үтте.
Сарман урта мәктәбендә “Зеленая Россия” Бөтенроссия экологик субботник һәм “Будет чисто” Республикакүләм акция кысаларында 11 нче апрель көнне мәктәп территориясен җыештыру булды.
Сарман авылында Россия Федерациясе Президенты мобиль халыкны кабул итү комплексында Сарман халкы борчыган сорауларын бирә алды.