Яңа ел...бу-күңелнең могҗизалар һәм Тылсым сораган чоры, һәм, әлбәттә, һәркем бу әкияти вакытның мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели. Нәкъ менә шуңа күрә без кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә һәм кышкы каникул көннәрен тагын да кызыклырак һәм күңеллерәк итәргә булдык, чөнки аларга музейда шулай ошый.
3-4 гыйнвар көннәрендә музей хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен күңел ачу чаралары үткәрделәр. Иң гади чикләвекләр җәнлекләргә, кар бабайларга һәм хәтта пингвиннарга әверелде, килеп җиткән 2025 елның хуҗабикәсе - елан турында да онытмадылар. Аннары чын-чынлап баш мие штурмы булды! "Где логика" уены катнашучыларга бик ошады һәм балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да җәлеп итте. Ничек инде сюрпризсыз!? Әгәр дә без барыбыз да Яңа ел белән Кыш Бабайны Кар Кызы белән котларга күнеккән булсак... әле безгә музейга күчтәнәчләр белән Шүрәле үзе килде. Урманда бик күңелсезләнде ул һәм безнең чараларга барырга булды!
Шулай ук Безнең ел саен үткәрелә торган яңа ел күргәзмәсе дә оештырылды, анда чыршы уенчыклары, открыткалар, гирляндалар һәм XIX-XX гасырларның башка яңа ел атрибутикасы тәкъдим ителде. Яңа очрашуларга кадәр безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт!