ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

3 А сыйныфы укучылары белән «Дети войны» темасына әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмә  илебез тарихының тагын бер битен ачырга һәм Бөек Ватан сугышын кичергән балаларның батырлыкларын искә алу мөмкинлеген бирде.

Әңгәмә барышында балалар ул чор яшьтәшләренең батырлыклары — яшь партизаннар, тыл батырлары, чолганышта калган Ленинград балалары турында белделәр. Без гаилә хатирәләренең һәм архив документларының әһәмияте турында сөйләштек, үткәннәр турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладык.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм ишеткәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар ватанпәрвәрлек хисе, ветераннарга хөрмәт һәм үз илебез өчен горурлык тәрбияләргә ярдәм итә.

Без чарада катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм яңа кызыклы очрашулар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International