"Творчество без границ" проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче катнашучыларыбыз – Сарман гимназиясенең коррекция сыйныфы укучылары булды. Алар өчен без биш дәрес үткәрдек. Бу дәресләрдә балалар рамада үрүнең яңа техникасына өйрәнделәр. Һәр бала үз куллары белән матур, уникаль келәмчекләр ясады.
Бүген Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен Җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган чара узды. Якташыбыз, легендар дәһшәтче Зиннат Хасанов та аларның сафында сугышкан. Укучылар каһарманның тормыш юлы һәм фидакарьлеге турында тыңлады. Яшь буын Ватан тарихын онытмасын!