Сулы-Саклау авыл клубы хезмәткәрләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр» #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН иреклеләр акциясендә катнаштылар. Клуб мөдире «Ветераннар янәшәдә яши» акциясенә кушылып мөмкинлеге чикләнгәннәрдә, өлкән ветеранда булып, хәлләрен белешеп, газета-журнал белән таныштырды.
7 нче сентябрь көнне Иске Имән авылы клубы хезмәткәрләре «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылдылар. Өлкэн яшьтәге кешеләрнең гаиләләрендә булып, хәлләрен белештеләр, кулларыннан килгән ярдәмне күрсәттеләр: бакча эшләрендә булыштылар.
Җәлил беренче мәктәбендә "игелек атнасы" бара, шуңа бәйле рәвештә безнең мәктәпнең волонтерлары Геннадий Мартьяновның тол хатыны Полина Поликарповна Мартьянова янында булдылар.