Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында «Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе булып узды. Конференциядә район башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Төбәк сәяси советы әгъзасы Геннадий Глушков катнашты.