Сарман гимназиясенең 4 А сыйныфы укучылары "Археология" дип исемләнгән интерактив чарада катнашып үткәннәргә виртуаль сәяхәт кылдылар.
Чара турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга була:
https://vk.com/wall267984985_1833.
“Путешествие в прошлое” проектының өченче этабын тормышка ашырырга керештек. Аның кысаларында “Без рәссамнар” дип исемләнгән интерактив чарада Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе укучылары катнашты. Балалар Альтамир гарәбәсе буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, аның гөмбәзендә һәм диварларында борынгылар ясаган рәсемнәр белән таныштылар. Һәм әлбәттә үзләре кулларына күмер алып, күргәннәрен рәсемгә төшерделәр.
Очрашу һәрвакыттагыча позитив эмоцияләр белән үтте.
Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.
Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.
Тарих битләрен Сарайлы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче балалар белән барладык.
Петровка заводы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче укучылар музей тарафыннан үткәрелүче "Уеннард сакланган тарих" дип исемләнгән интерактив программасында катнаштылар. Безнең чараларыбыз балаларның ялын оештыру гына түгел, ә һәр катнашучы өчен кызыклы һәм аңлаешлы форматта тарихи мәгълүматны үз эченә алган күләмле эш.
Эх, кайчандыр без дә май аеның соңгы көннәрен санап, уку тәмамланганын, ямьле җәй көннәрен көтеп ала идек. Үзебез исә, каникулның беренче көненнән янәдән мәктәпкә, лагерҗга җыела идек. “Күптән” курешмәгән сыйныфташларың белән сагынышып күрешәсең, чабасың, уйныйсың, әрәмәлеккә походка, кинотеатрга һәм башка күп җирләргә барасың...
Менә шундый рәхәт, җылы хәтирәләргә күмә мәктәп яны лагереннан килгән балалар. Ә алар өчен һәрвакыттагыча бездә кызыклы программалар әзер. Тарихны алар өчен кызыклы, мөһим итеп күрсәтү өчен ниләр генә ясамыйбыз, ниләр генә эшләмибез. Бу юлы да, “кыргый атларга” кадәр кайтарттык. Чөнки элек-электән татарларның милли бәйрәмнәрендә төп рольне атлар башкарган. Ат арканлау, ат чабышлары, атта чабып барганда җәядән ук ату һәм башкалар.
Әле ярый вакыт машинабыз бар, фантазиянең чиге юк! Утырдык та, киттек балалар белән тарих битләрен барлап.
Машинаның төтеннәре җилләп,күзне ачсак,ни күрик!!! Тирә - юньдә атлар пошкыра,ярминкә гөрли, халык җыелган!!! Бүгенге көндә онытылган, ләкин ерак үткәннәрдә татарларның олы бәйрәмнәренең берсе булган - "Җыен" бәйрәменең нәкъ кызганнан кызып барган мизгеленә килеп төштек!
Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.
Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.
Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.
Әлеге серләрне без Янурыс балалар бакчасыннан килгән кечкенә кунакларыбыз белән бергәләп чиштек.
Сугыш елларында почтальоннар җилкәсенә авыр вазыйфалар төшкән. Ирләреннән, улларыннан, әтиләреннән көтеп алынган өчпочмаклы хатлар белән беррәттән, кайгылы хәбәрләрне дә китергәннәр. Шуңа карамастан, авыр чорларда алар бик мөһим эш башкарганнар.
Җиңү парадында без дә кыр почтасы вазыйфасын үтәдек. Музей кысаларында Сарман ягы тарихын чагылдырган сәхифә чыгарган идек, шуны тараттык.
Шулай ук плащ-палатка җыю буенча интерактивлар оештырылды, теләүчеләргә бер генә кадак та кулланылмыйча, махсус технология буенча күпер төзеп карау мөмкинлеге бирелде.
Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып яшәргә язсын!
Бөек Ватан сугышы илебез тарихында төзәлмәс яра. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Безнең бурыч — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен һәм батырлыкларын истә калдыру, мәңгеләштерү. «Стена памяти» акциясе шушы бурычны үтәүдә мөһим урын алып тора. Әлеге акция Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда ел саен үткәрелә. Музей хезмәткәрләре районыбыз халкына һәм кунакларына егерменче гасырның иң куркыныч вакыйгаларының берсе булган — Бөек Ватан сугышында якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында сөйлиләр.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская лента» акциясе кысаларында "Сарман гимназиясе"нең 9 сыйныф укучылары белән очраштылар.
Музей эше тарихны өйрәнү һәм саклау гына түгел. Безнең алда бик күп бурычлар тора, аларның берсе-үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Нәкъ менә шуңа күрә без һәр көнне район мәктәпләрендә һәм музейда шушындый очрашулар оештырырга тырышабыз.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясе кысаларында "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең"4 сыйныф укучылары белән очраштылар. Шулай ук "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында " темасына әңгәмә үткәрделәр.