Музей "Свет" социаль ярдәм фонды тарафыннан "Без исключения" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр өчен оештыручылар мәхсүс бүләкләр әзерләгән. Бүләк музейга килеп җитте.
Проектны гамәлгә ашыру музейда инклюзив практикаларны үстерүгә зур һәм ышанычлы адым булып тора. "Путешествие в прошлое" - тарих белән танышу гына түгел, ә мөмкинлекләре чикле балалар өчен кызыклы сәяхәт тә. Проект кысаларында Тукай, Мөслим районнарының мәктәп-интернатларыннан, Сарман районы Иске Минзәләбаш, Сарман авылы коррекция сыйныфларыннан балалар музейга килә ала. Проектны иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше интерактив панельдә эшләү. Һәр очрашуга балалар өчен тапкырлык һәм игътибарлылыкка юнәлдерелгән кызыклы интерактив биремнәр әзерләнә.
Бу очрашулар һәрвакыт үзенчәлекле җылы узалар, ә кызыксып янып торган күзләр һәм балаларның йөзләрендәге елмаю безнең өчен иң зур бүләк! Ә алда проект буенча күп кенә интерактив чаралар көтә, аның тормышка ашырылуын сез безнең ВК битендә һәм ТР Муниципаль берәмлекләр порталында күзәтә аласыз.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская ленточка» акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең 1а сыйныфы укучылары белән очраштылар, аларның һәрберсенә тасма тапшырылды.
Шулай ук укучылар игътибарына якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре дә тәкъдим ителде. Мондый чаралар укучылар өчен бик мөһим, чөнки сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, ватанпәварлык үз тормышлары бәрабәренә күптән көтелгән Җиңү көнен якынайткан кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.
Шәһәр өчен дә, бөтен ил өчен дә тыныч вакыт 1941 елда өзелде. Сталинград предприятиеләре тулысынча хәрби продукция чыгаруга күчә. Станоклар артына хатын-кызлар һәм балалар баса. Ә 1942 елның июлендә сугыш турыдан-туры Иделгә килә. 17 июльдә миллионнан артык солдат, хатын — кыз, балалар, картлар гомерен өзгән канлы һәм батыр Сталинград сугышы башланган.
Дошман очкычлары ташлаган снарядлар шәһәр районнарының зур өлешен җимереп бетерәләр. Әмма сталинградлылар, землянкаларда яшәп, подвалларда качып, ныгытмалар төзүне дәвам иттеләр һәм станоклар артында эшләрен дәвам итәләр. 200 көн дәвамында совет гаскәрләре һәм Сталинград халкы нацистлар армиясенә каршы торалар. Совет кешеләренең ныклыгы, батырлыгы, фидакарьлеге шәһәрне саклап калырга гына түгел, ә аннары генерал Паулюс армиясен (1943 елның февралендә) җимерергә мөмкинлек бирә…
«Сталинград: хәтер вакыттан кыйммәтлерәк» программасы нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланган. Анда Сарман урта мәктәбенең 5 нче В сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында алар махсус, “понтонно-мостовые”, батальоннар эшчәнлеге белән таныштылар. Әлбәтта укучыларга һәрвакыттагыча үзләренә тотып эшләп карарга мөмкинлек бирелде. Алар алдан әзерләнгән материаллардан, кадак һәм бүтән беркетү җайланмаларын кулланмыйча күпер җыеп карадылар. Күпернең макетын җыяр өчен генә дә күп сабырлык, бердәмлек һәм тырышлык кирәк булып чыкты. “Бердәмлектә көч” дип юкка гына әйтмәгән әби-бабайлар, берничә тапкыр күпернең ишелүенә карамастан, балалар бердәмлек, үҗәтлек кәрсәтеп төзү эшләрен уңышлы гына тәмамладылар.
Ләкин биремнәр моның белән генә бетмәде, яралыларны аның аша икенче ярга күчерүне оештырырга боерык килде. Моның өчен носилкалар кирәк. Аларны ныклы ике таяк һәм баудан ясарга туры килде. Әле бит дошманнан да сакланырга, яралыларга исән-имин күперне кичәргә мөмкинлек кирәк. Моның өчен махсус катапульталар ясалды.
Әлеге чара укучыларга дуслык, бердәмлек һәм белемнең никадәр мөһим икәнен күрсәткәндер дип дип ышанабыз. Совет солдатларының һәм гомумән халыкның нәкъ менә шушы сыйфатлары җиңүгә ирешергә ярдәм иткән!
Сарман гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар.
Бүгенге көндә кибеткә керсәң ипинең ниндие генә юк- агы,карасы, тәмләткечләр кушылганы һәм башка бик күп төрләре киштәләрне тутырып торалар.
Ә менә элек,комбайн,трактор,элеваторлар һәм бүгенге көндә эшне җиңеләйтүче башка мөмкинлекләр булмаган чорда ничек булды икән? Басудан өстәлгә кадәр хуш исле ипи нинди юл үткән? Боларның барсын да укучы балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда күреп кенә түгел, ә үз куллары белән чабагач, ярма ташы, иләк, җилпүчне тотып эшләп карадылар.
Чарабызның ахрында музеебызга килгән кечкенә кунаклар ипи белән сыйландылар.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара, балалар өчен, икмәк кадеренең тирән мәгънәсенә төшенү булгандыр дип ышанабыз.
Ленинград чолганышына багышланган циклның йомгаклау әңгәмәсе Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныфлары өчен үткәрелде. Үткән елларның дәһшәтле вакыйгалары безнең районыбыз тарихында да эз калдырган. Шәһәрне азат итүдә якташларыбыз катнашкан, эвакуцияләнгән балаларның бер төркеме 1945 елның июненә кадәр, 1937 елда төзелгән беренче таш мәктәп бинасында, яшиләр. Әлеге очрашу кысаларында укучылар шушы һәм тагын бик күп тарихи, документаль дәлилләргә таянган фактлар белән таныштылар, белемнәрен баеттылар.
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан Сарман гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен әңгәмә уздырылды.
«Ленинград блокадасы» темасына багышланган чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Лекция барышында укучылар архив документлары белән расланган күп кенә яңа фактларны белделәр. Шулай ук аларга Ленинградтан безнең районга эвакуацияләнгән балалар исемлеге булган чын документ белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шул исәптән музей фондларында әлеге вакыйга белән бәйле уникаль хатирәләр белән дә таныштылар.
18 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2023 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Сарман гимназиясе укучылары белән бүгенге очрашу нәкъ менә шул темага багышланды.
Ленинград оборонасы Россия тарихына искиткеч фаҗигале һәм шул ук вакытта чиксез сабырлык, батырлык һәм ныклык тулы вакыйга буларак мәңгегә язылган. Төньяк башкаланы камап алу 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 872 көн дәвам итә.
Узган еллардагы вакыйгалар безнең район тарихында да эз калдырды, чөнки 266 бала Сарман районына эвакуацияләнгән. Эвакуацияләнгән балаларның бер төркеме Сарман авылының, 1937 елда төзелгән, беренче таш мәктәбе бинасына урнаштырыла (бүгенге көндә ул Аграр көллият бинасы). 1941 елның 2 декабрендә ясалган докладта болай диелән: «Барлык район оешмалары, транспорт чаралары белән берлектә, балаларны төяү урынына җылы кием, аяк киеме һәм икмәк алып килделәр. Балаларны транспортлау мәсьәләсендә Сарман районы Башкарма комитеты аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтте, ул юлда вакытта барлык балаларны да артыгы белән җылы әйберләр, аяк киеме һәм икмәк белән тәэмин итте».
Еллар безне шул куркыныч һәм авыр еллардан никадәр ерак алып китсәләр дә, илебез өстенә төшкән сынау, халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм тугрылыгы турында онытырга хакыбыз юк.
Декабрь башында ике мөһим һәм истәлекле дата бар: 3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен, ә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтә.
Музейда шундый традиция барлыкка килде, әлеге мөһим даталарга багышланганочрашуларга Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләп табуда зур эш башкаручы кунакларны чакырырга тырышабыз. Быел алар - Зәй шәһәренең «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы җитәкчесе Никофоров Виктор Михайлович һәм әлеге клубның активистлары Уразайкин Виктор белән көллият студентлары- Виктория һәм Валентина.
Очрашу барышында Виктор Михайлович отряд эшчәнлеге, казу эшләре барышында күпме хәбәрсез югалган кеше табылуы турында сөйләде.
Ләкин җәсәдне табып та, күпчелек очракта солдат медальоннары тутырылмау сәбәпле солдатның кем икәнен тәгаенлау мөмкин булмый. Кай очракта солдат белән документлар, яки мәгълүматы тутырылган медальон тапкан очраклар да була икән. Шудый бер очрак турында безгә дә сөйләделәр: «Солдат җәседе таптык, гомеренең соңгы минутларында ул үзенең автоматын күкрәгенә кыскан булган, аркасында чыбыклы катушка бар иде, элемтәче тапканыбызга һич бер шигебез юк иде. Акрынлап җирне тикшерә, кырыйларын чистарта башлагач, исем, фамилия, әтисенең исеме, адресы күрсәтелгән медальон табыла. Аннары база буенча тикшергәч, чыннан да хәбәрсез югалган дип саналган элемтәче була. Аның туганнарын табу өчен күп вакыт кирәк булды. Кече кызын таптык, ул безгә әтисенең эзләү тарихын сөйләде. Әтисе фронтка киткәндә, аңа нибары өч яшь була, шуңа да карамастан, соңгы тапкыр кулына алуын хәтерли. Сугыштан соң алар аның кире кайтуын көтәләр, чөнки күмү турында кәгазь булмый, шуңа өметләре була әле. Ләкин могҗиза булмый, алар 57 ел дәвамында үтенечләр язаар, ләкин барысы да уңышсыз була. Ахыр чиктә, бу үтенечләрнең берсенә җавап килгән, аңа әтиләренең әсирлеккә эләгүе, Германиягә алып кителүе һәм анда фашистларга эшләве ачыкланган. Башкача әйткәндә, бу кәгазь әтиләрен Ватанны сатучы дип дәлилләгән. Бу гаилә кичергәннәрне күз алдына китерү кыен. Ә бит әлеге солдат, командование боерыгын үтәп, яуда батырларча һәлак булган. Бу көнне без хәбәрсез югалган кешене генә табып калмадык,гаиләгә аның намуслы исемен кайтардык».
Чара ике мәктәптә: Сарман гимназиясендә һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Укучыларга кулларына автоматлар, пулемет, фляжка, каска һәм башка бик күп әйберләрне алырга мөмкинлек бирелде, бу казу эшләре вакытында эзләүчеләр тарафыннан табылган сугышның җансыз шаһитлары иде, алар арасында пыяла солдат фляжкасы кебек уникаль экспонатлар бар. Укучыларның эзтабарлар эшчәнлеге, эзләнү клубында ничек катнашырга, теге яки бу предмет турында сораулары күп булды.
Эзләнүчеләргә малайларны гына алалар дип уйламагыз, командада кызлар да бар, аларның икесе-Валентина һәм Виктория-очрашуга килде. Патриотик клубка алар беренче ел гына йөриләр. Үзләре әйтүенчә беренче казу экспедицияләренә бару өчен түземсезлек белән алдагы язны көтәләр икән.
Очрашудан алган тәэсирләрне сөйләп тә, сүзләр белән дә әйтеп булмый. Бу очрашу халкыбызның Ватан тынычлыгы, җиңү өчен бәяләп бетергесез бәя бирүен тагын бер кат искә төшерде.
Алдагы язмабызда әйткәнебезчә, бездә кунакта Ләке авылының җыр сөюче, уңган, чибәр кызлары кунакта булдылар. Алар “Они защищали отчий дом“ проектының төп, интерактив өлешендә катнаштылар. Чарадан соң, арып, талып бетсәләр дә: ”Апа, безнең кичке концертка кадәр әле тагын вакыт бар”,- диделәр. Бала кешенең буш вакытын файдалы үткәрергә омтылуына һич каршы килергә ярамас дип, гәрчә эш сәгатебез чыккан булса да, без аларга шушы проект кысаларында оештырылган “Они сражались за Родину” циклыннан видеоязма карарга тәкъдим иттек. Алдагы юллар Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз, Дәүләтова Камал апаның сугыш еллары хәтирәләреннән бер өзек.
“Сугышка эшелон белән барабыз, күрәбез шәһәрләр җимерелеп беткән бөтенләй, йортларның стеналары юк. Шулай барганда вагоннар янына балалар йөгереп киләләр. Аларны күз алдына китерсәм, әле хәзердә күңел тула. Әй, мескенкәйләрем ипи юк бит. Үзебезгә дә сохари гына бирәләр. Шул сохариларны аларга өләшеп бетерә идек. Кайда яшисез дип сорыйбыз, үзләренең йортлары янында землянкалар казып кергәннәр, шунда яшиләр икән. Мескенкәйләрем үзләре елыйлар, узләре сөенәләр, кулларын сузып ипи көтәләр. Үзебез ач калсак калдык, ләкин бөтен сохарины аларга өләшеп бетерә идек...”
Камал апа турында бу видеоязманы төшергәндә сугыш бетүгә 70 ел иде инде, ләкин ач-ялангач балаларның кулларын сузып поезд вагоны янында торулары бүгенгедәй исемдә дип, сөйләгән чагында тавышлары калтырап, күзеннән яшьләр тамды. Онытырлык та түгел...
Сугыш беркемне дә аямаган, солдатларны да, гади халыкны да, хатын-кызлар белән балаларны да. Ләкин тыл да, фронт та бердәм булып, кешеләр бер-беренә ярдәм итеп, Камал апалар сыман соңгы сохари сыныгы белән бүлешеп илебез җиңү яулады. Сугышның никадәр авыр булуы Камал апаның шушы берничә җөмләсеннән үк билгеле.
“Үткәннәрне катлап тору кирәкме”,- диючеләр булыр, тик үткәнен белмәгән халыкның киләчәге, бүгенге тормышының кадере юк. Шуңа күрә нинди генә чара үткәрсәк тә, үсеп килүче буынга бүгенге киң, мул, ипигә тамаклары туеп яшәгән тормышның кадерен белергә кирәген, аларның иң зур һәм җаваплы эшләре уку икәнен, үсеп җитеп илебезнең чын шәхесләре булу аларның төп максатлары булырга тиешлеген аңлатырга тырышабыз.