Бүген Җәлил поселогында яңа ел чараларына әзерлек буенча киңәшмә узды. Чаралар планы белән Җәлил поселогы Советының оештыру бүлеге башлыгы Г.И. Гарифуллина таныштырды.
9 декабрь-Ватан Геройлары көнендә Александровка авылында Яшь армиячеләр Советлар Союзы Герое - Александр Афанасьевич Казаков һәйкәленә һәм каберенә веноклар салдылар
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов белән очрашты. Очрашуда районда яшьләр сәясәтенең торышы турында фикер алыштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
6-29 декабрьдә " Татнефть " хэйрия фонды халык арасында "ВидеоОткрытка" дип исемлэнгэн онлайн-конкурс уздыра. Ул поселогыбызнын беренче җиңүчеләрен котлады. Болар-Якупов Илназ, Җәлил гимназиясе укучысы һәм Гарифуллина Инзилә, ЗАГС бүлеге белгече. Һәр приз - кулларны җылыту функциясе булган повербанк һәм Dиджитал Академия Альметьевск программасына керү өчен айлык сертификат - анда җиңүчеләр дизайнга, видео һәм иллюстрация белән эшләргә өйрәнә алачаклар. Барлык видео-открыткалар 👉 # Айдапоздаврт
Жэлил поселогы Советы
Ватан Геройлары Көне. Ул безнең ата — бабаларыбызның һәм замандашларыбызның-үз эшләре, гамәлләре, тормышлары белән узләренең батырлыкларын, ватанга чын хезмәт итү үрнәген күрсәтә. Бүген герой-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә һәм "Җәлилнефть" идарәсенең беренче башлыгы Әхмәдиев Г. М. мемориаль тактасына чәчәкләр салынды.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
9 декабрь- Ватан Геройлары көне уңаеннан Мортыштамак авыл җирлегендәге оешма хезмәткәрләре Тукай районы Хуҗи авылына барып ,Ленин Ордены кавалеры,Социалистик Хезмәт Герое , озак еллар авыл Советы рәисе, ”Үрнәк”колхозы рәисе булып эшләгән Әхмәтов Дамир Рәхми улының якты рухына дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салдылар.
9 декабрь көнне “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Алар, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү буенча грантлар конкурсы җиңүчесе булган- «Үз илемдә-үз телемдә» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелүче «Талчыбык серләре» дип исемләнгән бик кызыклы һәм мавыктыргыч мастер –класста катнаштылар.
Безнең мастер-классларда төрле һөнәр техникасына гына өйрәнеп калмыйлар, очрашу барышында кызыклы, тарих битләрендә сакланган гыйбрәтле фактлар белән дә танышалар. Эш вакытында алар бик теләп үз фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга актив җавап бирәләр.
Бүген исә, сүз шундый чаралар ни өчен кирәк булуы хакында барды. Фикерләр бихисап күп иде. Әңгәмәбезне йомгаклап, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, халыкның мәдәни, рухи мирасын саклау һәм арттырыру безнең һәммәбезнең дә бурычы дигән нәтиҗә ясадык.
Укучылар әңгәмә барышында, үз фикерләре белән уртаклашкан арада, эшләнмәләрен ничек төгәлләүләрен сизми дә калдылар. Алар бүгенге очрашу истәлеге итеп, үз куллары белән кәгазь лозадан ясаган кәрҗиннәрне алып киттеләр.
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә, бу көнне
без Ватаныбызны авыр сынаулар сәгатендә саклаган геройларны хөрмәтлибез. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә эшне камилләштерү, укучыларны Ватан тарихында хәрби битләрне өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан, безнең мәктәпнең Яшь армиячеләре өчен «Патриот» республика спорт - патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге һәм Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган онлайн-ачык дәрес карау оештырылды.
Шулай ук алар мәктәп китапханәсендә булдылар, анда Ватан Геройларына багышланган күргәзмә оештырылды. Аннары алар мәктәпнең Сугышчан Дан Залында һәм мәктәп музеенда урнашкан якташларыбыз турында мәгълүмат белән таныштылар. Тарих укытучысы Комиссарова а.в. дәрестә укучыларга әлеге истәлекле датаның мөһимлеген аңлатты, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар башкарылуы турында хәтерне саклау ысулы булып тора.
«Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм Сарман муниципаль районының өстәмә мәйданчыкларында партиянең 20 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә.
Бүген, партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич гражданнарны дистанцион кабул итте. Депутатка 5 кеше мөрәҗәгать итте. Анда Сарман муниципаль районы Башкарма комитетыннан җаваплы кешеләр дә чакырылган иде.