ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бу яшьне Сарманда яшәүче Бәдертдинова Мөнҗия Шәйхзадә кызына һич тә биреп булмый әле. Нинди генә тармакта халыкка хезмәт күрсәтсә дә, эшенә җаваплы карый ул. "Кешеләрне яраттым мин", - ди үзе дә район халкы арасында абруй казанган Мөнҗия апа. Гомер бәйрәме белән юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде,  изге теләкләрен  җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның  Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме белән истәлек бүләкләре тапшырды .  Район социаль яклау  бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры  Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, улы, оныклары, туганнары да бәрәкәтле гомер, сәламәтлек теләделәр.


12
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 11 сентябрь көнендә Мотыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 34 кешелек коллективы махсус саклана торган табигать объекты Минзәлә елгасының сул кушылдыгы Мортыш елгасы ярларын буадан башлап тамагына кадәр һәм Морыш елгасындагы плотина  ярларын (1,64 км) чүп-чардан арындырып 5 м3чүп җыйды, шулардан 15 капчык чүп полигонда утилләштерү очен аерып куелды.

11 сентябрь көнне Җәлил мәдәният йорты каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда Җәлил гимназиясе коллективы да актив катнашты.

Бүген Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Биредә безнең районның җирле җитештерүчеләр һәм авыл җирлекләре тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. катнашты. Ярминкәгә килгән халыкның кәефен Җәлил мәдәният йорты коллективы да хуплады.

Бистәдә  шимбә иртәсе шау-гөр килгән көзге муллык күргәзмәсеннән башланып китте. Мәктәбебез укытучылары авыл хуҗалыгы ярминкәсенә үзләре әзерләгән салат, тозланган яшелчәләр, компот, кайнатмалар алып чыктылар. Алмадан ясалган как, мәктәп бакчасында үскән кабак, ташкабаклар да чыкты сатуга.

 

"Татарча диктант" акциясендә катнашырга теләүчеләр Сарман гимназиясенә килделәр.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

10нчы сентябрь көнне Җәлил посёлок китапханәсендә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International