Хәрби-патриотик айлык кысаларында 4 нче март көнне Ләшәү-Тамак мәктәбендә “Аҗаган” уены үтте.Укучылар 2 командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар.
Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты узды
Кичэ, 5 март конне, Петровский Завод мэдэният йортында
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Җәлил гимназиясе профсоюз комитеты тарафыннан иң яхшы атучы исеменә конкурс оештырылды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз! Тормышыгызда барысы да уңышлар, шулай ук мәхәббәт һәм бәхет телибез!
"Җәлил гимназиясе"ндә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гафарова А.Т. җитәкчелегендә "Лингвистик ринг" исеме астында класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, үзләренең иҗади эшләрен якладылар. Әлеге чарадан барлык укучылар да бик канәгать булып таралыштылар.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында 5 март көнне Сарман авылында яшәүче Рәшит һәм Роза Нигъмәтуллиннарны, Денар һәм Рәсимә Яһудиннарны –алтын туйлары, Марс һәм Флера Антиповларны зөбәрҗәт туйлары белән хөрмәтләделәр.
Яңа Имән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын, ветераннарның тол хатыннарын 8 март уңаеннан авыл җирлеге башлыгы котлады.
Пластик пычрану безнең зәңгәр планетабызның барлык почмакларын агулый.Бүгенге көндә артык бер тапкыр кулланыла торган пластик (бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пакетлар, савыт-саба, шешәләр һәм төрле савытлар һәм пластик чүп-чарның башка төрләре) җитештерелә һәм аның зур булмаган өлешен бары тик кабат куллануга яки эшкәртүгә җибәрәләр. Чүплеккә яки әйләнә-тирә мохиткә эләккән пластик табигый рәвештә таркалмый,ул вак кисәкләргә тарала һәм гаять зур территорияләрне пычрата. БМО экологлары мәгълүматларына караганда, ел саен океанга 13 миллион тоннага якын пластик калдык эләгә, һәм, әгәр дә без бу агымның чыганагын туктатмыйбыз икән, вәзгыять безнең планета өчен кире кайтарылмаска мөмкин.
Бүген 7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котладылар.
2021 елның 6 марты
2021 елның 5 март 18 сәгатьтән 6 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.Урыны белән бераз кар.Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м / с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, аязган вакытта -19.Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚.Юлларда бозлавык.