Кабул итүне VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров үткәрде. Чара барышында халыктан төрле сораулар буенча дүрт мөрәҗәгать килде: Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында электр үткәргечләрен алыштыру; «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү; авыл җирлекләре башлыкларыннан юлларны ремонтлау өчен махсус техника сорап ике мөрәҗәгать. Кабул итүдә шулай ук Сарман муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды, һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар билгеләнгән срокларда биреләчәк. Депутат һәм җирле хакимият һәр мәсьәлә хәл ителсен өчен вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итәчәк.
Безнең балалар бакчасында тематик «Табигать көне» узды. Тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр белән берлектә, көн дәвамында һава торышының үзгәрүен, агачларны күзәттеләр, клумбаларда һәм урам мәйданчыклары буйлап үсемлекләрне карадылар. "Табигать - безнең уртак йорт" темасына әңгәмә узды. Балалар көн темасына рәсемнэр ясадылар.
Сезне 8 августта 9 сәгать 30 минутта Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда узачак «Отец Героя» дип аталган күргәзмәне ачу тантанасына чакырабыз. Күргәзмә белән 8-18 август көннәрендә 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәгә керү ирекле.
Чараларда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты: Кукмара мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен яңа уку корпусын ачуда, 57 мәктәп автобусы тапшыруда.
Республика Рәисе ярдәме белән Сарман районы мәгариф бүлеге автопаркы 2 мәктәп автобусы белән тулыланды.
«Олимпийские надежды» лагерына йөрүче балалар өчен экскурсия үткәрелде! Балалар туган як тарихының гаҗәеп дөньясына сәяхәт иттеләр!
Борынгы дөнья экспозициясе балаларны Сарман районы территориясендә археологик казынулар вакытында табылган артефактлар белән таныштырды. Бу балаларга заманнар бәйләнешен тоярга һәм безнең туган ягыбыз тарихының никадәр бай булуын аңларга мөмкинлек бирде.
Туган якны өйрәнү экспозициясе төрле чорларда халкыбыз тормышы һәм көнкүреше турында сөйләде, гореф-гадәтләр белән таныштырды
Сугышчан Дан залы балалар өчен чын ачылыш булды. Биредә алар якташларыбызның батырлыклары турында белделәр.
Экскурсия бер сулышта узды! Балалар актив рәвештә сораулар бирделәр, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Без яшь кунакларыбызга шундый ихлас кызыксынулары өчен рәхмәтле!
Туган якка мәхәббәт һәм тарихка хөрмәт районыбызның һәр кешесенең йөрәгендә янсын иде!
"Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме Светофор көнен билгеләп юл чатында кагыйдәләрне искә төшерделәр һәм рәсем ясадылар.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин яшьләр өчен «Татнефть» ГАҖ ярдәмендә төзелә торган заманча иҗтимагый киңлектә булды. Бу Боз сарае һәм "Батыр" СОК янындагы скейтпарк. Ул яшь буынның актив ялы һәм физик үсеше өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Музейда «Татнефть»ГАҖ финанс ярдәме белән капиталь ремонт башкарыла.
Музей, үткәннәр турындагы хәтерне саклаучы буларак, үсеп килүче буынның рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруда мөһим роль уйный. Яңартылган экспозицияләр килүчеләргә район, бистә тарихына тирәнрәк кереп китәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.