ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Ураза гаете белән тәбрикләде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар!

Сезне чын күңелдән Ураза Гаете белән тәбрик итәм. 

Бу изге бәйрәмнең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә дәва булсын, тоткан уразаларыбыз кабул, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребездә уңышлар насыйп итсен иде.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Күңелләребезгә иман нуры өстәсен. Киләчәккә ышаныч бирсен, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык телим. 

Ураза гаете мөбарәк булсын!


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә башлангыч сыйныф укучылар өчен икенчел чималдан окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты.

Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы сугышчыга тизрәк исән-сау кайтуын теләде.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

Сарман гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары "Война.Победа.Память" дип аталган музей дәресендә катнаштылар. Чара үсеп килүче буында ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Россия авыл яшьләре берлеге (РССМ) Росмолодежь һәм Россельхозбанк ярдәме белән яшьләрне авыл территорияләрендә эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Авылның яшь эшкуарлары» конкурсын башлап җибәрде.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

9 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.

9 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Сарман урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International