3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне-календарьда махсус бит. Бу дата кешеләрне Мәрхәмәт турында уйланырга чакыра, чөнки дәүләт өчен аның барлык гражданнарының тигез хокуклары һәм мөмкинлекләре булу бик мөһим, ә аерым игътибар таләп иткән кешеләр үзләрен читтә калдырылмаган итеп хис итмиләр. Бу ярдәмгә мохтаҗ булган, әмма шундый кыю, үзсүзле, талантлы, максатларга ирешә белгән кешеләргә ярдәм итү өчен тагын бер сәбәп.
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Инвалидлар көне алдыннан "Җәлил Җиңү волонтерлары" 1 нче Җәлил мәктәбенең волонтерлар оешмасы җитәкчесе Әсәдуллина Әлфия Мансур кызы тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы белән берлектә "Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә бардылар алар белән аралаштылар алдык, кунакханә пакетларын тапшырдылар
1 декабрьдә Җәлилнең 1нче мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. педагог-психолог Галләмова А.Р.. белән берлектә " Мин булдыра алам..., Халыкара инвалидлар көненә багышланган тренингәр . Тренинг күнегүләре аша укучылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка кешенең кыйммәтен аңладылар. Балалар инвалидлар белән аралашу этикасының төп принциплары белән таныштылар
Югары Чыршылы авыл жирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка сеткасы үрү дәвам итә.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Азалак авыл җирлеге тарафыннан инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды. Азалак авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Фәрлүкшина М.М., мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидларның өйләрен дә булдылар.
Аларга нык физик сәламәтлек, ныклык, үз-үзләренә ышаныч, бәхет һәм уңышлар теләделәр
Иске Кәшер авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле 54 кешегә узара салым акчасыннан азык-төлек пакеты тапшырылды
Өченче декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Авыл җирлеге башлыгы Антонов Ю.Г. һәм Ләке авыл җирлеге Ветераннар Советы рәисе Асанова О. И. инвалидларның ойләренә килеп, пакетлар тараттылар.
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында күп фатирлы йорт хуҗалары белән гомуми җыелыш узды. Түбәндәге сораулар каралды:
1.Җыелыш рәисен,җыелыш секретаре,Гомуми җыелышның хисап комиссиясе составын сайлау. 2.Өйдәге олыны сайлау.Килешүне төзү өчен МКД биналары хуҗалары исеменнән вәкаләтле затны билгеләү.
3.Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзү турында. 4.Сарман районы, Янурыс авылы, Яр буе урамы, 2 йорт адресы буенча МКДның ТО ВДГО килешүе төзү турында
5."Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында финанслау шарты белән МКД ишегалды территориясен төзекләндерү турында
6. Ишегалды территориясенең санитар хәле турында.