ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген 2-6 октябрьдә комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.

Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.

Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-9 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Җәлилнең 1 нче мәктәбендә
 мәктәпнең укучылар үзидарәсе Президенты вазифасына кандидатларның сайлау алды кампаниясе башланды! 

Быел сайлауда катнаштылар: 
Әюпов Данияр 9 сыйныф
Баграй Роман -9 сыйныф
Ибраһимов Илмир -11 сыйныф

Нәкъ менә шушы балаларга безнең мәктәп тормышы ваемсыз түгел, алар инициативалы һәм оптимистик һәм үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтергә әзер!Барлыгы 8-11 сыйныф укучылары арасыннан 98 сайлаучы теркәлгән.Кандидатлар чыгыш ясаганнан соң 8-11 сыйныф укучылары лидерлык сыйфатлары аларга иң якын булып тоелган кандидатлар өчен тавыш бирделәр. Сайлаулар бик актив һәм кызыклы узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары үзидарәсе президенты итеп 11 сыйныф укучысы Ибраһимов Илмир сайланды!

Без Илмирны котлыйбыз һәм аңа нәтиҗәле эш телибез!

Мортыштамак авыл җирлеге хезмәткәрләре Сарман авылында, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе узды.Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Шәрләрәмә авыл җирлеге хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнаштылар.


8
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

6 нчы октябрьдә "Җәлил гимназиясе" "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары хәйрия ярминкәсеннән кергән акчага Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кер кондиционерлары сатып алдылар.

7 нче сентябрьдә Җәлилдә ел саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе коллективы анда актив катнашты. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, кышкы әзерлекләр, өйдә пешерелгән әйберләр тәкъдим ителде.

"Җәлил гимназиясе" укучылары "l speak English" Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Пономарева Анастасия, 10 нчы сыйныф укучысы, шигърияте номинациясендә 1 нче урынны алды. Рәсем номинациясендә 1 нче урынны 6 нчы А сыйныф укучысы Гарайшина Эмилия, 2 нче урынны 6 нчы А сыйныф укучысы Аюпова Айзилә алдылар. Котлыйбыз!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга.

Барыгызны да бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга бәрәкәт телим. Табыннарыбыз мул, дөньялар имин булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International