Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россельхозбанк» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә «Фермер мәктәбе»проектының сигезенче дулкынын башлап җибәрә. Татарстан Республикасы проектта инде өч тапкыр катнашты, 104 тыңлаучы укуны уңышлы узды, дәүләт үрнәгендәге дипломнар алды һәм үз проектларын гамәлгә ашыра башлады.
Урманга сак караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максатларында, шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасында милли культуралар һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында 2023 елның 7-15 октябрендә «Урманны саклыйк»табигать саклау акциясе үткәрелә.
2023 елның 18 августы төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Колмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре ташландык йортлар янында үлән (чүп үләне) чаптылар
Безнең районда "Уйнагыз, гармуннар!" тапшыруы төшерелде. Тиздән ТНВ каналында безнең талантлы якташларыбызны күрергә мөмкин булачак.
16 нчы август көнне Мортыштамак мәдәният йортында балалар өчен "Мия и я.Легенда Сентопии." дигэн мульфильм курсәтелде.
16 нче август көнне Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләүче "Чишмә", "Гөрләвекләр" фольклор ансамбльләре коллективы һәм гармунчыбыз Галия Гараева Республикада оештырылган ГТРК каналы "Уйнагыз гармуннар" тапшыруында катнаштылар.
15 нче август көнне, Ә.Залаков исемендәге ял паркында, Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе һәм район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашында Гомумрэсэй дуслык әйлән-бәйләне булып узды.
Интернетта экстремизм мәсьәләләре..jpg)
16 нчы август көнне Мортыш-Тамак авыл мәдәният йортында җәйге каникулда ял итүче балалар өчен «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле мультфильм күрсәтелде.