ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелү белән бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

28 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Умка» исемле яңа мультфильм, янгын куркынычсызлыгы буенча видеороликлар күрсәтелде.

Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында «Сарман аграр көллияте»ДАПОУ базасында Яшь сайлаучылар Клубы оештырылды. ​Клуб составына 22 студент кергән. Алар каршында Сарман районы ТИК әгъзалары Хөснуллина А.А., Ибраһимова Э. м., Шәйхразиева г. р. сайлаулар һәм референдумнар, актив һәм пассив сайлау хокукы, сайлау хокукы принциплары һәм сайлау процессы стадияләре турында күзәтү дәресе үткәрделәр. ​Чараның икенче өлешендә клуб рәисе, рәис урынбасары һәм секретаре сайланды. Клуб әгъзалары районның территориаль комиссиясе исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Чаллыда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча «Динамо " ФСО Чаллы шәһәр Советы кубогына муниципальара Чемпионат тәмамланды. Октябрьдән мартка кадәр дәвам иткән чемпионатта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 13 команда катнашты.

Айтуган (Сарман) командасы II лигада җиңүче булды, 2 урын – «НГПУ» (Яр Чаллы), 3 урын – Орион (Яр Чаллы).

Безнең командадан Шакирова Азалия Иң яхшы уенчы дип танылды 💪

Командалар кубоклар, медальләр, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук истәлекле призлар белән бүләкләнәләр.

«Дон. Дорога фронтовая» Бөтенроссия конкурсы сугыш юллары Дон яклары  белән бәйле Бөек Ватан сугышында катнашучыларның язмышына багышланган.

Шафигуллина Чулпан-Сарман гимназиясенең 6 А сыйныф укучысы, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Таишева Айсылу Рәхим кызы җитәкчелегендә, Бикмөхәммәт Гайнем улы Гайнемов турында проект эше белән катнашты. Әлеге эзләнү эше үзебезнең герой якташларыбызны танытуга зур өлеш кертте һәм катнашучы сертификатына лаек булды.

Конкурс эше белән сылтама буенча таныша аласыз:

https://vk.com/glorygallery?w=wall-68313126_16288

23 марта Җәлил бистәсенең мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды, "карга боткасы", коймаклар бик тәмле булды. Бу чарада Җәлил бистәсенең 1 нчы санлы " Каянкай " балалар бакчасы коллективы бик актив катнашты.

Шәрләрәмә авыл җирлеге Кормаш авылында халыкны чиста су белән тәэмин итү максатыннан республика бюджеты хисабына скважинаны бораулау буенча эшләр алып барыла

27 нче март көнне, Сөлек авыл мәдәният йортында, язгы каникулда ял итуче балалар өчен, сәламәт яшәү рәвеше нигезендә, «Команда мечты» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Бүген бистәдә Нәүрүз бәйрәме  үткәрелде. 

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International