Сезне 1 нче сентябрь - Белем көне белән котлыйбыз! Беренче сентябрь - балалар һәм тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә мөһим көн. Белем бирү- ул уртак эш. Без сезнең белән бергә баланың шәхси үсешенә уңышлы белем бирүгә ярдәм итәчәк яхшы, уңайлы мохит тудыра алабыз. Хөрмәтле әти-әниләр, бу көн куелган максатларга һәм уртак уңышка ирешүгә илһам бирсен. Яңа уку елы барыгызга да яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар алып килсен! Хәерле сәгатьтә!
Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!
Сентябрь аеның беренче көне һәр бала күңеленә иң матур бәйрәмнәренең берсе булып кереп каладыр. Чөнки 1 сентябрь – мәктәп бусагасын атлап кергән көн генә түгел, серле белем дөньясына, яңа ачышлар иленә юл башы да. Белем бәйрәменең һәрберебез өчен дә әһәмияте зур: кеше бу тормышта нинди генә баскычларга күтәрелсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, барлык уңышларының нигезе мәктәптә салына.
Мәгариф тармагындагы эшчәнлекне тагын да яхшыртырга, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрергә ярдәм итү өчен Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, аларның материаль-техник базаларын, автопаркларын яңарту, укытучыларга яңа ноутбуклар бирү - бу юнәлештә сөенечле күренеш. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.
Кадерле балалар, мәктәп кыңгыравы бүген сезнең өчен яңгырый. Алдыгызда яңа, кызыклы уку елы. Мәктәп сезне туган илебезне яратырга, бөек илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтер. Дуслык, Намус, Туган ил кебек сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшендерер. Белем дөньясында югалып калмагыз, батыр булыгыз. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын.
Хөрмәтле укытучылар, сезнең хезмәтегез зур сабырлык сорый. Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрем мөхтәрәм мәгариф ветераннарына.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның үсеп буйга җитүен, мәктәптә яхшы укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булуын күреп шатланырга язсын сезгә.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.
Бүген Җәлил бистәсендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды.
Чараларда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул бәйрәмнәр белән котлады, билгеләнгән максатларга ирешүдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район халкы үз гомерләрен кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә, объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр.
Бүген Сарман авылында яшәүче Закирова Мәдинә Гәрәй кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучылар ветеранга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин татар язучысы, драматург, сценарист Мансур Аяз улы Гыйләҗевка истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы көнендә Сарман районында мәшгульлек үзәгенең капиталь ремонттан соң бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.
Бүген РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, СССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сафин Хәйдәр Сафа улына истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Хәйдәр Сафа улының кызы Алсу Хәйдәр кызы Ишбулатова, тармак ветераннары һәм Сарман районы халкы катнашты.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 август көне республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 35 ел вакыт узды.
Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Шунысы аеруча кадерле: республикада яшәүче халыкларның бер-берсенә карата толерантлы булуы саклап калынды. Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – Татарстанның суверенитет юлында иң зур казанышы дип әйтер идем. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.
Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.
Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Авыл җирлекләрендә социаль әһәмияткә ия программаларны тормышка ашырып, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеген тәэмин иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбыз, республикабызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар тыныч булсын.
Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Тантанада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә - Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Әсхәдулла кызы Мөхәммәдиевага, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Габдрахмановка җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды.
Районның балалар бакчалары мөдирләре белән саклау, тәртипкә китерү һәм экспертиза ясау, шулай ук даими саклау срогының гамәли, тарихи әһәмияткә ия булган документларын муниципаль архивка тапшыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Мәгариф учреждениеләре документларын архивта саклауны оештыру һәм камилләштерү, документаль мирасны саклау максатларында 2024 елда архив эше өлкәсендә Сарман районы мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү турында шартнамәләр төзелде.
Район мәктәпләре 1953-2023 елларга 745 эш күләмендә идарә документларын (төп эшчәнлек буенча боерыклар, педагогик Советлар беркетмәләре, гомуми җыелышлар беркетмәләре һ.б.) муниципаль саклауга тапшырганнар инде.