ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Бүген Сарман авылында яшәүче Садыйкова Вәсилә Нәбиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы котлады һәм Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык булган кунаклар ветеранга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

 Янурыс мәдәният йорты территориясендә улән  чабу, агачларны кисү

Эзләнү-танып белү эшчәнлеге балага серләр һәм могҗизалар белән тулы яңа дөнья ача. Балаларның тере һәм терек булмаган табигать турындагы белемнәре тирәнәя, алар үзләренең дөньяга карашларын киңәйтә, уйларга, күзәтергә, анализларга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

Музей “Нить Ариадны” проектын тормышка ашыруын дәвам итә.  Җәлил картлар һәм инвалидлар йортынан килгән төркем белән инде өченче очрашуыбыз. Ләкин бу очрашуыбыз тагын да үзенчәлеклерәк булды, чөнки бу юлы безнең белән бер рәттән Беренчеләр хәрәкәте активистары да катнашты.

Алар очрашуыбызның уникаль атмосферасын тудырды. Бу очрашу яшьләргә өлкәннәр тәҗрибәсенең кыйммәтен аңларга ярдәм итүче, аларга сакчыл карарга өйрәтүче һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга һәм аларга ярдәм итәргә теләк тудыручы буыннар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең  мөһимлегенә ачык мисал булды. «Нить Ариадны» проектында һәр катнашучы үзен зур уртак эшнең бер өлеше итеп тоя, үзара ярдәмләшүгә һәм аңлауга нигезләнгән гармонияле җәмгыять булдыруга үз өлешен кертә. Һәм бу тылсымлы җеп төрле буыннарның йөрәкләрен һәм җаннарын бәйләп, чиксез дәвам итсен иде! Барлык катнашучыларга онытылмас хисләр, хәтеребездә мәңгегә уелып калачак якты хәтирәләр өчен чиксез рәхмәт.


13
июль, 2025 ел
якшәмбе

Хөрмәтле почта хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйм!

Россия почтасының безнең зур илебез гражданнарының көндәлек тормышында әһәмиятен бәяләп бетергесез. Ул кешеләрне туганнары белән бәйли, эшлекле документлар әйләнешен гамәлгә ашыра, пенсияләр һәм социаль пособиеләр түли, коммуналь түләүләр кабул итә, газета-журналлар китерә. Мөһим хат, телеграмма яки посылка барып җитмәгән почмак юк. Хезмәтегез, ярдәмчеллегегез һәм яхшы күңеллелегегез өчен рәхмәт!

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезнең юлыгызны Россия Почтасы эшләгән кешеләрнең елмаюлары һәм рәхмәтләре яктыртсын.


12
июль, 2025 ел
шимбә

 

Бүген Ләке авылында Питрау билгеләп үтелде.

Халыкны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котладылар, иң алдынгыларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Айдар кызы Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады. Тантаналы чараны якташыбыз Алмаз Әгъләмов белән авыл мәдәният йорты директоры Римма Антонова алып бардылар.

Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырылды: ир-атлар да, хатын-кызлар да себеркесен дә җыйдылар, бер-берсен арбага утыртып та йөрделәр, кул да көрәштерделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк та тартыштылар. Келәмдә көрәшчеләр көч сынаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде. Шул ук вакытта катнашучылар «Питрау чибәре» исеме өчен дә көрәштеләр.

Мәйданның бер почмагында машина тартучылар да булды әле! Кыскасы, бәйрәм бик эчтәлекле булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.

Бүген Әлмәт авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Маняшкин Александр Владимирович белән хушлаштылар.

Маняшкин Александр Владимирович 1997 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Кәләй авылында туа. Әлмәт районының Кәләй авылы урта мәктәбендә, аннары «сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче-Тамак мәктәп-интернатында»укый. Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 19 июлендә контракт буенча киткән. 2024 елның 9 сентябрендә мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге өлкән механик-йөртүчесе гвардия рядовое Маняшкин Александр Владимирович Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган дип танылды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Илексаз авыл жирлеге башлыгы Гыйлфанов Флер Мусабир улы буген 65 яшьлек юбилеен билгелэп утэ.

Сарман муниципаль район  башлыгы урынбасары Гузэл Рифкат кызы, район башлыгы житэкчесе Фэрит Мунавир улынын"Рэхмэт"хатын хэм булэген тапшырып,шэхсэн уз ,хэм барлык хезмэттэшлэре исемэннэн котлау сузлэре житкерде..Бу телэклэргэ район отдел начальнигы Альбина Альмир кызы да кушылды.

Район депутаты Габбас Гайнетдин улы авыл халкы исеменнэн хэм шэхсэн уз исеменнэн авыл очен эшлэгэн эшлэре очен рэхмэт эйтеп,юбилее блэн котлап матур телэклэр житкерде.Бу телэклэргэ  Илексаз авылы шэфкать туташы Альбина Рахимова,почта житэкчесе Гузэлия Зарипова,китапханэче Элфия Закирова,хэм сэркэтибе Зилэ Салихова да кушылды.

Питрау бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.

Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.

Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International