ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында узды .Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

6 нчы декабрьдән 29 нчы декабрьгә кадәр Җәлил бистәсендә яшәүчеләр арасында "ВидеоОткрытка" онлайн-конкурсы уза. "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А.конкурсның чираттагы җиңүчеләрен - "Җәлил гимназиясе"нең директоры Булатова Г. Н., укытучылар Гәрәева А. А. һәм Зиннәтуллина Л. Р. котлады.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Бүген Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

2021 нче елның 8 нче декабрендә Сарман муниципаль районы Советы утырышы булып узды.

Көн тәртибендә» Сарман муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023, 2024 нче елларның планлы чорына бюджеты турында " гы мәсьәлә каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе и.г. Габделгазизов чыгыш ясады.

Ул утырышта катнашучыларны беренче укылыштан соң кертелгән һәм федераль һәм республика бюджетларыннан бюджетара трансфертлар күләме үзгәрүгә бәйле булган төзәтмәләр белән таныштырды. Депутатлар бер тавыштан өч еллык чорга бюджет проектын расладылар.

Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Ф.М. Хөснуллин алып барды.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Хокук бозучы ата-аналарга да балигъ булмаган балаларның үзләренә карата да административ материаллар карап тикшерелде.Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында профилактика субъектлары тарафыннан үткәрелергә тиешле чаралар турында фикер алыштылар. Республика комиссиясеннән бирелгән йөкләмәләр үтәлеше дә каралды.

   6-29 декабрьдә " Татнефть " хэйрия фонды  халык арасында "ВидеоОткрытка" дип исемлэнгэн онлайн-конкурс уздыра.  Ул безнең поселогыбызнын түбәндәге җиңүчеләрен котлады. Алар-Булатова Гөлнара- Җәлил гимназиясе директоры, әлеге мәктәп укытучылары Гәрәева Венера һәм Зиннәтуллина Лилия.  Һәр приз - кулларны җылыту функциясе булган повербанк һәм  Dиджитал Академия Альметьевск  программасына керү өчен айлык сертификат - анда җиңүчеләр дизайнга, видео һәм иллюстрация белән эшләргә өйрәнә алачаклар. Барлык видео-открыткалар  👉 # Айдапоздаврт

                                                                                                                                     Жэлил поселогы Советы

«Үз илемдә –үз телемдә»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче «Песнь глины» дип исемләнгән чираттагы интерактив чарада Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.

Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.

Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.

Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.

Тэги: #музейсарманово #годродныхязыковинародногоединства #фолкурок #культурадляшкольников #пушкинскаякарта

«Халык контроле» нә алкоголь сату өлкәсендә хокук бозуларга карата расланган шикаять өчен татарстанлылар акчалата бүләк ала.

2017 елның 2 ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» дигән яңа ябык категория кертелде, ул ТР территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, шулай ук шәхси затлар тарафыннан легаль булмаган сату очракларын ачыклау буенча гражданнар тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәрнамәләр бирүне гадиләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International