ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә район Башкарма комитеты бүлекләренең урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

2021 елның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 13 ноябрендәге 537 номерлы карары нигезендә), Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) гражданнарны күчмә кабул итү үткәрү планлаштырыла. Кабул итүне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова алып барачак.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 2-42-75

Бүген районда «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында тормышка ашырыла торган Сарман районы ишегаллары территорияләрен төзекләндерү (асфальт өслеген ремонтлау һәм җәю, кече архитектура формаларын урнаштыру, яктырту) мәсьәләләре буенча эксперт төркеме вәкилләре белән эшлекле очрашу уза.

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар! Сезне якташыбыз, җирле шагыйрә Айсылу Кәлимуллинаның иҗаты буенча шигъри терапиягә чакырабыз. Программада: матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар, бүләкләр. Чара 12 август көнне Сарманның үзәк ял паркында үтәчәк. Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Бүген районга эш визиты белән «Алкоторг» ҖЧҖнең сатулар буенча җитәкчесе урынбасары Денис Новоселов килде . Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкиле Айрат Габдрахманов белән бергә «Татспиртпром»АҖ җитештергән продукцияне сатуны арттыру буенча муниципаль берәмлекләр өчен мотивацион программа турында фикер алыштылар.

2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәр, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, Сарман муниципаль районында «Комбайн операциясе»дигән шартлы исем астында рейдлар үткәрелә. Рейдлар вакытында теркәү документлары, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ут сүндергечләр, аптечка, су, көрәк, булуга, тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә, аерым игътибар бирелә. Узган чорда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Җәлил» агрофирмасы «ҖЧҖ,» Сарман «агрофирмасы» ҖЧҖ, "Нөркәй" агрофирмасы " ҖЧҖ һәм районның фермер хуҗалыклары комбайннарны тикшерү уздырылды.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Районыбыз кырларында кызу эш көннәре. Буген Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы комбайнчыларны тәбрикләде.

   Киләсе  мастер-класс" Күңелле керпе " дип аталды. Ул " пуантель "техникасында гуашь буяулары белэн  башкарылды. Пуантель техникасында  рәсем  чиста, палитрада кушылмаган,  буяулар белэн  тортеклэр белэн ясала. Балалар зур кызыксыну белән яңа техникада эшләделәр. Мамык таякчыклар белән эшлэнгэн эш балаларны бик мавыктырды. Керпе төрле төстә hэм йомры формада ясалды. Балалар түземсезлек белән киләсе мастер-классларны көтеп калдылар.

                                                                                                    Жэлил поселогы башкарма комитеты

Чуар яфрак ,

Утырган яфракка.

Утырган-утырган

Һәм очкан еракка.

   Әлбәттә, бу күбәләк. Һәм 07.08.2021 конне без "Күбәләк"дигән поделка ясадык. Балаларга ясалышы жинел булган, якты төслэр белэн буялган күбәләкләр бик ошый, шундый кул эшлэре балаларнын кэефлэрен кутэрэ. Төсле фетрдан балалар кубэлэкнен канатларын кистеләр һәм аларны үзара ябыштырдылар. Аннары балалар күбәләкне төрле тоймэлэр  белән бизәделәр, мыек ябыштырдылар һәм күбәләк әзер! Материал белэн эшләү логик фикерләүне, уй-карашны яхшырта, игътибарлы ойрэтэ. Бу мастер-класс  бик кызыклы һәм күңелле  узды.

                                                                                                       Жэлил поселогы башкарма комитеты


8
август, 2021 ел
якшәмбе

Районыбызның хөрмәтле төзүчеләре!

Барыгызны да чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм!  Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда торак йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр төзекләндерелә. Бу районыбызның инфраструктурасы үсүе, халык өчен уңайлыклар тудырылуы турында сөйли. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, дип ышанам. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International