ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

29 нчы апрель көнне район мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара тарихи диктантта катнашучылар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.

Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә Сезгә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру - күркәм гадәт


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы апрельдә Җәлил гимназиясе базасында  халыкара "Җиңү диктанты-2021"  акциясе узды.  Диктант язуның төп максаты - Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне сынап карау һәм аны тирәнәйтү, Бөек жиңүнең әһәмиятен халыкка житкерү. Акциядә барлык теләүчеләр катнашты. Диктант барлыгы тест формасында 25 сораудан торды. Тестны үтәүгә 45 минут вакыт бирелде. Катнашучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Традиция буенча, 9 нчы сыйныф укучылары ел саен гимназия бакчасында агачлар утырталар. Быел алар сыйныф җитәкчеләре Шакирова Э. Ф. һәм Мөхәммәтжанова З. Ф. белән бергә карлыган куаклары утырттылар. Әти-әниләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары гимназиянең  тагын да чәчәк атуын теләп калалар.

2021 нче елның 10 нчы апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 10-11 нче сыйныф укучылары өчен БДИ форматында инглиз теле буенча I региональ олимпиада узды.Олимпиадада хат язу, лексик һәм грамматик материалларны белү буенча биремнәр бирелде. Җәлил гимназиясенең 11нче А сыйныфы укучысы Таҗиева Диләрә бу олимпиадада призер булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Бүген - 29 апрель көнне “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” дигән Бөтенроссия тарихи диктант акциясе үткәрелде. Аннан сарманлылар да читтә калмадылар. Алар ике мәйданчыкта – Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә Җиңү диктантын яздылар.  Акциядә район, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар һәм барлык теләгән кеше катнашты. 

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Ѕкуре» программасына турыдан-туры республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәсенә тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

«Сарман РҮХ» ДАССОсы агымдагы елның 16 апреленнән Сарман районында талпаннар утырту фактлары теркәлде. Бүгенге көнгә 2021 елның 27 апреленә Җәлил эшчеләр бистәсендә талпаннар утырту буенча 6 мөрәҗәгать теркәлгән.

Җәлил мәдәният сарае ел саен 29 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара бию көненә багышланган "Мәдәни әйлән" акциясенә кушыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International