ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасында искиткеч бәйрәм - Песнәк көне узды!

Бу көн иң якты һәм яраткан кошларның берсе - песнәккә багышлана. Бу кечкенә җан ияләре безне җырлаулары белән сөендереп кенә калмыйлар, ә бәлки корткычларны юк итеп,табигый балансны сакларга ярдәм итәләр.

Бу көн шатлык, күңел ачулар һәм тәрбияләнүчеләребез өчен яңа ачышлар белән тулы иде.


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Россиядә экологик бәйрәм - Синичкин көне билгеләп үтелә. Элек-электән Русьта «Синичкин көне», кышлаучы кошларны каршы алу көне билгеләп үтелгән. Балалар зур кызыксыну белән песнәкнең тышкы кыяфәтен карадылар, аның гадәти булмаган каурыйларын билгеләделәр. Тәрбияче балаларга кыш көне бу кошларның бездә кышларга калуы һәм аларга салкын айларны кичерергә ярдәм итүнең бик мөһим булуы турында сөйләде. Балалар шулай ук кышлаучы кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, хәрәкәтчән һәм дидактик уеннар уйнадылар. Ахырда «песнәкләр – безнең дусларыбыз " дигән коллектив аппликация ясадылар, анда һәр бала үзенең Песнәген ябыштырды. Уртак эш балаларга зур шатлык китерде.

12 нче ноябрь көнне гимназиябезнең 10-11 нче сыйныф укучыларының заманча технологияләр, икътисад һәм идарә институты (ТИСБИ) вәкилләре белән онлайн-форматта танышу очрашуы булды.

Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

2025 елда Сарман муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында һәм Халыкара инвалидлар көненә багышлап уздырылачак чаралар планын тәкъдим итәбез.

Бүген "Петровскозавод балалар бакчасы" МББМУ да кече төркем балалары белән экологик бәйрәм - Песнэк көнен билгеләп үттеләр. Балаларга бездә кышлаучы кошларнын рэсемен күрү, аларның кайсылары безнең җимлекләргә очып килүен белү бик кызыклы булды. Балаларга рәсем ясау һәм кошчыкларны буяу ошады. Алар бик күп кошлар турында белделәр һәм матур китаплар карадылар.

ТАТАРЧА ДИКТАНТ 2025
Үзеңне тикшер. Укы. Яз. Горурлан!

2025 елдан шәхси эшмәкәрләр (КФХ башлыклары, адвокатлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, Бәяләүчеләр, Медиаторлар, патент ышанычлылары һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар) өчен билгеләнгән күләмдә иминият кертемнәрен түләү срогы күчерелде.

12 ноябрьдә мәктәбебезнең орлятлары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш., китапханәче-педагог Нагимуллина Л.Ф. һәм сыйныф җитәкчесе Газизова Р.А. берлектә әзерләгән «Песнәк көне» дигән күркәм чара оештырылды.

Бүген районда 1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәрге чорда шикәр чөгендерен җыю буенча алдынгылар билгеләнде. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International