ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтә. Аның кысаларында кул көрәше буенча ярышлар, гаиләләр арасында эстафета, «Алдынгылар Хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе тарафыннан флешмоб оештырылды, остаханәләр эшләде. 

Яшьләрне бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов тәбрикләделәр, алдынгыларга, чара кысаларында оештырылган уеннарда катнашучыларга һәм призерларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Кичәнең махсус кунагы Казан шәһәреннән «Ямьле» төркеме чыгыш ясады.

Янурыс авыл җирлегендә чокырларны ремонтлау.

Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтте. Аның кысаларында кул көрәше буенча ярышлар, «Алдынгылар Хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе тарафыннан флешмоб һәм гаиләләр арасында эстафета оештырылды. Безнең бакчадан Алия Сафина һәм аның тормыш иптәше дә катнашмый калмадылар. Алар, районыбызның башка гаиләләре белән көч сынашып, 3 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!

Бүген Сарман мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тантанада өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, фидакарь хезмәтләре, районда яшәүче һәр кешенең сәламәтлегенә һәм иминлегенә бәһасез өлеш кертүләре өчен тирән рәхмәт белдерде. Фәрит Мөнәвир улы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVIII конференциясе эшендә катнаша.

Бүген мәктәбебездә мөһим вакыйга — 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы булды.

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Хастаханә» сюжетлы – рольле уены. 

26 июнь көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Яшьләр көне аерым энергетикага бай булды, ә бәйрәмне оештыручылар бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны биюләр, күңелле конкурслар һәм якты концерт программасы белән сөендерделәр. Катнашучылар бик теләп үзләренең яраткан хитларына кушылып җырладылар. Бәйрәмнең яшь кунаклары өчен батутлар, тәм-томнар һәм уенчыкларның сәүдә рәтләре оештырылды.

 

Бәйрәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Җылы чорда без балалар белән урамда зарядка ясыйбыз, димәк, чыныгабыз, сәламәтлегебезне ныгытабыз һәм заман белән бергә атлыйбыз. Балалар биергә яраталар һәм заманча балалар җырлары ритмына бик теләп музыкаль-ритмик хәрәкәтләр башкаралар. Бүген иртәнге зарядкага өлкәннәр дә кушылды. Иртәнге күңелле гимнастика балаларда гадәт һәм көн саен иртән физик күнегүләр ясау ихтыяҗы тәрбияләнүе белән дә мөһим. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана, ә музыка, саф һава, яхшы кәеф, тугры дуслар Сәламәтлеккә юл тоталар!

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" на кунакка керпе килде. Балалар белән аны күзәттек. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International