ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Муртыш-Тамак авыл җирлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек уңаеннан азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалының - "Каташ - Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" башлангыч сыйныф укучылары В.Катаев әкиятенә нигезләнгән "Цветик-семицветик" мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар.

Бүген Җәлил 1 нче мәктәбенең барлык укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты Бөек Ватан сугышы тарихы буенча он-лайн тестта. Без катнашырга теләүчеләрне чакырабыз, түбәндәге сылтама:https://xn--80abwamrdqhk6d5bg.xn--p1ai/signup . Һәр катнашучы сертификат һәм диплом алачак. Тарихка якынрак бул.

Шыгай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән кеше белән очрашу булды.

Җирлегебездә яшәүче сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларга  адреслы ярдәм йөзеннән күчтәнәчләр өләшенде.

 

 

Төп истәлекле урыннар — Кремль, Кол Шәриф мәчете, Иске Татар бистәсе, авылга хас "Туган Авылым" комплексы, Барлык диннәр храмы. Күчмә экскурсияләр — Раифа Богородицкий ирләр монастырена һәм Зөягә.

Татарстанның төп Яңа ел чыршысын гадәттәгечә «Казан»гаилә үзәге янәшәсенә куялар. Агач тирәли якты гөмбәз җәеп салалар, ә чыршының үзенә сурәтләр проекциялиләр. Чыршы янында боз шәһәрчеге, ярминкә һәм фудкорт ачыла.

Волонтер көне алдыннан "Җәлил Җиңү волонтерлары" 1 нче Җәлил мәктәбе җитәкчесе А.М. Асадуллина "Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты" укучылары белән бергә булдык, алар аралаштылар, открыткалар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, озак елларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Укучыларның игътибарын хәзерге җәмгыятьтә коррупция проблемасына җәлеп итү, укучыларның социаль активлыгын арттыру, коррупциягә каршы культура формалаштыру, укучыларның коррупциягә каршы көрәш проблемаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән фәнни, иҗтимагый эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында «Җәлил гимназиясе» ндә сыйныф сәгатьләре, шулай ук «Коррупциясез дөнья» муниципаль рәсемнәр конкурсының мәктәп этабы узды.

5 нче декабрьдә илебездә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Нәкъ 82 ел элек, 1941 нче елның 5 нче декабрендә Мәскәү янында Совет Армиясенең контрһөҗүме башлана. 

2 нче А сыйныфында Л.Ф. Вәлиева җитәкчелегендә «Россия бөркете программасы» һәм «Орленок-Мастер» трегы кысаларында дәресләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International