ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

18 нче ноябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән «Наша победа» дип исемләнгән акциягә катнашу максатыннан һәм якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Аграр көллият коллективына яңа төшерелгән «Рай под ногами матерей» исемле Кыргызстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан коррупцияга каршы профилактика буенча видеороликлар күрсәтелде.

Соңгы елларда безнең илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән 2024 елның августына кадәр алкоголь эчмәгән яки аны азрак куллана башлаган кешеләр саны 48% тан 65% ка кадәр арткан. Моңа күп очракта кешеләрнең мәгълүматлы булуы һәм «Демография»милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар ярдәм итте.

Безнең яшь армиячеләр һәм Россия бөркетләре җитәкчеләре һәм директор киңәшчесе Хөсәенова Р.А. белән берлектә «Солдатка хат»Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Солдатның сугышчан рухын ныгыту, аңа батырлык һәм каһарманлык өстәү өчен, акциядә катнашучылар ярдәм сүзләре белән хатлар яздылар һәм сво катнашучысына тапшырдылар. Хәзер безнең яклаучыларыбыз безнең алар белән горурлануыбызны, бергә булуыбызны белүләре бик мөһим! Балалар үзләренең хатларында хәрби бурычларын үтәүчеләргә, чиста, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, сугышчан бурычларны уңышлы үтәүләрен, солдатларның исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр. Хатлар солдатларга яхшы хәбәр һәм алар саклаган тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре булсын.

СВО катнашучысы, ялга кайткач, туган мәктәбендә булды, яраткан укытучылары һәм укучылары белән очрашты. Зиннәт Хәсәнов". Айдар балаларга үзенең тормышы һәм сугышчан юлы турында сөйләде. Аны 2022 елда мобилизация буенча Россия армиясе сафларына чакырганнар, бу вакыт эчендә ул өч тапкыр яраланган. Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәт уза.

Бүген Җәлил бистәсендә яшәүче Гаяз Нурдидә Закировна үзенең 95 туган көнен бәйрәм итә! Бу истәлекле көндә исем бәйрәмен “Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе” муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә. Кәримов һәм ТР Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А. Кунаклар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сезгә, Нурдидә апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек телибез!

Бүген Сарманда "Айтуган" спорт комплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы узды. Туп өчен көрәштә мәктәбебез егетләре катнашты һәм мактаулы 1 неч урынны яулады. Укучыларыбызга зона этабында җиңүләр телибез. Иң яхшы уенчы булып Гыйльметдинов Кәрим танылды. Команданы әзерләгәне өчен физик культура укытучысы Якупов Рәмис Рамил улына рәхмәт белдерәбез!!!

Иске Имән авыл җирлегендә гражданнар җыены үтте.

Александровка авыл җирлегендә гражданнар җыены

Мортыштамак авыл җирлегендә гражданнар җыены

16 һәм 17 ноябрь көннәрендә Сарман авылындагы «Айтуган» универсаль спорт залы өстәл теннисы буенча XIV традицион турнирның республика этабын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның әтисе – Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә уздыру мәйданчыгы булды. 16 ноябрьдә район гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Сарман аграр көллияте, 17 ноябрьдә Татарстан һәм Удмуртия республикаларының командалары көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International