Бүген 5-9 август көннәрендә комбайнчылар арасында урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде.
Бүген Җәлил бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йортының 45 еллыгына багышланган чара узды. Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, бүләкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Урта Кәшер авылында яшәүче Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызына 101 яшь тулды.
Һәр елны август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген район үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды.
Спортчыларны, актив тормыш алып баручыларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов тәбрикләделәр, «иң-иңнәр»гә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм район Советының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәмдә авыл җирлекләре арасында спартакиада призерлары, аерым спортчылар һәм командалар, истәлекле дата уңаеннан оештырылган гаилә командалары арасында стритбол ярышлары җиңүчеләре дә бүләкләнделәр. Мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.
Һәр елны август аеның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген район үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды.
Район халкын район Башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, төзүчеләрне котлап, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әлеге өлкәдә иң актив хезмәткәрләр район Советының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Яшь сәнгать осталары төзүчеләрне һәм тамашачыларны матур биюләре белән сөендерделәр.
Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар,
физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!
«Безнең ишегалды» республика программасын төзекләндерү эксперт төркеме вәкилләре 2024 елның 07 августында, эш визиты кысаларында Җәлил шәһәр тибындагы поселогында булды. Район башкарма комитеты, поселок администрациясе, идарәче компания, проектлаучылар, подрядчы оешмалар вәкилләре белән берлектә төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар. 2024 елда әлеге программа кысаларында поселокта 11 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Эш сәфәре барышында эшләр уздыруның сыйфатына бәя бирелде, кисәтүләр билгеләнде.
Мортыштамак авылында программа нигезендә юл ремонтланды. Юлның өске өлеше кырып алынды һәм вак таш җәеп катокланды.
Бүген агитбригада " Нөркәй "агрофирмасы кырларында кабат чыгыш ясады. Урып-җыю чорында һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Бу мизгелнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә аңламый. Сарман районы мәдәният хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәренә яхшы кәеф бүләк итү өчен агитбригаданың күчмә концертларын оештыралар.
Гаилә парлары һәм яшь парлар арасында Россия буенча дүрт сәяхәт уйнатылачак: 13 июльдән 13 октябрьгә кадәр «цифрлы икътисад» милли проекты ярдәмендә VK социаль челтәрендә «чык миңа»онлайн-марафоны узачак. Конкурста катнашу өчен партнерларның берсенә мәхәббәт тарихын VK шәхси битендә урнаштыру һәм публикацияне тематик хештеглар белән тулыландыру да җитә. Акциянең нечкәлекләре проект сайтында-выходизаменя.рф.