Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы "Агрокөч - Логистика" ҖЧҖ тракторчы-машинисты Гайнуллин Дамир Мөнир улын 60 яшьлек юбилее белән котлады. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен Дамир Мөнир улы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүген Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Романов Дмитрий Сергеевич булды, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларында булды. Дмитрий Сергеевич шулай ук Төбәк газлаштыру программасын үтәү һәм гражданнарны кабул итү буенча киңәшмә уздырды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман авылында төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген СарманмуниципальрайоныБашлыгыФәрит Мөнәвир улы Хөснуллингражданнарныкабулитте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Урып-җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйдәр улы Салихов бүген урып-җыю кампаниясенең беренче бишкөнлегендә җиңүчеләргә премияләр тапшырдылар, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында гражданнарның үзара салым акчасы һәм иганәчеләр ярдәме белән хуҗалык бинасы (часовня) төзү эшләре бара.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә узара салым акчасы хисабына зиаратта биек агачлар киселде.
22 июль көнне район инвалидлар җәмгыятенең чираттан тыш конференциясе күчмә режимда үтте, шундый момкинлеклэр тутырылу нигезендэ катнашучылар узлэрен ГТО нормаларын биреп сынап карый алдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
2024 елның беренче яртыеллыгында «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде.алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.