Дуслар, исегезгә төшерәбез, иртәгә, 4 октябрьдә Татарстанда хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерү үткәрелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 10:43 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә кыска вакытка электр сиренасы эшләтеп җибәреләчәк
Азалак авыл җирлегендә ветераннар Советы рәисе, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белделәр. Азалак авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән өлкәннәр көне белән котладылар
Шәрләрәмә ветераннар Советы рәисе Шайгарданова Роза Хәким кызының 75 яшьлек юбилее
Мортыштамак авылында Өлкәннәр көне
Ачыклык белән болытлы. Урыны белән яңгыр, яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатышка, көнбатышка 3-8 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр.төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+19˚.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә өлкәннәргә азык-төлек пакетлары таратылды
1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне. Ләке авыл җирлеге коллективы, Ветераннар Советы рәисе, мәдәният йорты хезмәткәрләре- өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм күчтәнәчләр өләштеләр.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 1 октябрьдән илебездә, шул исәптән районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Ул үз эшен агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Каташ-Каран авылы өлкәннәренә бүләк пакетлары тапшырылды