ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Сарман муниципаль районының "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры итеп Гәрәев Рәшит Рафаэль улы билгеләнде.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Беренче яртыеллыкта Татарстан предприятиеләре һәм бизнесы өстәмә кыйммәткә салым буенча ярты миллиард (487 млн) сумга якын акча түләде. Узган ел НДС буенча өстәмә түләүләр суммасы 1,4 млрд тәшкил итте. Бу хакта «Реаль вакыт»ка биргән интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Республиканың баш салым белгече ни өчен эшмәкәрләрне комиссиягә салым хезмәтенә чакыралар, бизнес алып баруның нинди ысуллары еш кына инспекторларның игътибарын җәлеп итә һәм күчмә салым тикшерүләреннән ничек качарга кирәклеген аңлатты. Тулырак шушы сылтама буенча танышырга мөмкин https://realnoevremya.ru/articles/285181-u-kazhdogo-nalogoplatelschika-est-vozmozhnost-utochnitsya

Ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның ике укучысының эшләре үз яшь төркемнәрендә конкурсның республика этабында 2 урынны алдылар:

2 төркем – Хазиева Камила Илнур кызы «450  яшьлек мәгърифәтле нәсел агачы»

3 төркем – Насибуллина Наиля Румил кызы «Минем шәҗәрә агачы».

Республика конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз!

Башкарма комитетның архив бүлеге.

10 июль көнне «Сарман» кинотеатрында спорт лагерьларында ял итүче балалар өчен «Новенький» исемле нәфис фильм күрсәтелде.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Ләке авылында яшәүче хезмәт ветераны Сокров Николай Лукич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Ләке авылында 12 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә әзерлек эшләренең барышы белән танышты.

9 нчы июль конне Д.Әхмәтәв исемендэге ял паркында Гаилэ, мәхәббәт һәм тугрыклык көнненә багышлап   "Гаиләм - бәхет бишеге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

Мортыштамак авылыннан Гараева Галия Хатиф кызы Актаныш районы Чөгэнэ авылында узган III төбәкара "Актаныш гармуннары" фестиваль- конкурсы  кысаларында уздырылган "Авылларда гармун моңнары" гармунчылар җыенында катнашты.

6 нчы июль көнне Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшлэп килүче "Чишмә" хәм "Рәйхан" вокаль ансамбльләре Татар Илеге ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык коненә багышланган бәйрәм кичәсендә чыгыш ясадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International