Социаль контрактлар нигезендә дәүләт социаль ярдәмен карау буенча ведомствоара комиссия.
Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров салым түләүчеләрнең бердәй салым счетында саналган тискәре сальдога карата мәҗбүри җәза чараларын кулланмау турында Карар кабул итте. 1 мартка кадәр салым органнары мондый затлар белән шәхси чагыштырулар үткәрәчәк. Моның өчен аларга сальдо белән риза булмау мәсьәләсе буенча үз инспекцияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2023 нче елның 29-31 нче гыйнварында рус телендә белем алучы мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан Җәлил гимназиясенең 3 укучысы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 5 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Сәйдә, 6 нчы сыйныф укучысы Фазуллина Зарина призерлар булдылар. Укытучылары Шакирова Эльмира Финус кызы. Котлыйбыз!
31 нче гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 10-11 нче сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары "Тесла-шоу"да булдылар. Балалар яшеннәр ясарга, лампочкаларны уй көче белән кабызырга өйрәнделәр һәм иң мөһиме физиканың төп законнары белән таныштылар.
Казан дәүләт аграр университеты белем бирү оешмалары укучыларын «Казан ДАУ – уңыш территориясе» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашырга чакыра.
28 гыйнварда Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге икенче халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары Баграй Роман, Шәехова Алинә һәм Шәехова Гүзәл конкурс лауреатлары булдылар. Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен Ленинград шәһәре тирәсендә блокадалы боҗра өзелүгә 80 ел тулуга багышланган «Ленинград-буйсынмаучан шәһәр» дип аталучы Бөтенроссия дәресе узды. «Ленинград блокадасы, ленинградлыларның авыр тормыш шартлары һәм батырлыгы» һәм «Геноцидны тану: Ленинград блокадасы» дигән видеофильм күрсәттеләр.
2023 нче елның 20 нче гыйнварында Сарманда 3-4 нче сыйныф укучылары арасында "Иң белемле укучы" дигән муниципаль конкурс узды. Конкурсның җиңүчесе Шәкүров Искәндәр, 4 нче В сыйныф укучысы (укытучысы: Ихсанова Х.М.) һәм призеры Гыйбадуллина Дарина, 4 нче А сыйныф укучысы (укытучысы: Вәлиева Л. Ф.) котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!