12 июнь 2022 елда Татар Карамалы авылында милли бәйрәм"Сабантуй" узды
12 нче июнь көнне Җәлил бистәсендә милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме узды.Шушы бәйрәмдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Сәлимгәрәева Лилия Әкрам кызы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Лилия Әкрам кызы - үз эшенең остасы. Ул - балаларның яратуын, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган, хезмәттәшләре арасында абруй казанган тәрбияче.
Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшендә зур уңышлар телибез!
Хөрмәтле райондашлар! 12 июнь – Россия Федерациясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм Ватанын яраткан барлык кешеләр өчен дә кадерле. Без бу көнне туган илебезнең данлы тарихын искә төшерәбез, мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Ата-бабаларыбызның Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланыбыз.
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә. Ул илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Чөнки кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары белән Сарман халкы да илебез үсешенә үз өлешен кертә.
Хөрмәтле сарманлылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Бүген Әлмәт авылында милли бәйрәм "Сабантуй"узды. Бәйрәмдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Сарманда "Сабантуй" милли бәйрәмендә "МОТОТАРИН"Мотокультурасын үстерүгә булышлык күрсәтү оешмасы вәкилләре чыгыш ясады.
Бүген Сарманда «Даулы болын» мәйданында милли бәйрәм "Сабантуй "узды.
Хөрмәтле райондашлар! Ерак араларны якын итеп, Сабан туена кайткан кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән иң затлы милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм. Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе. Ул татарларның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген, халыкның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра. Сабантуй республика чикләрен үтеп, Россиядә һәм башка илләрдә дә даими уздырыла. Ул төрле милләт халкын берләштерә, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта. Сарманлылар - язгы кыр эшләре буенча республикада алдынгылар сафында. Башка тармакларда да нәтиҗәле эшләребез, уңышларыбыз бар. Республика программаларында, милли проектларда актив катнашабыз. Торак төзү, социаль объектларны, парклар, күпкатлы йортлар һәм ишегалларын реконструкцияләү, юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү – барысы да дәүләт программаларына нигезләнгән. Традициягә әверелгән санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү икеайлыгында катнаштык. Район халкының активлыгы белән җирлекләрнең территорияләре дә тәртипкә кертелде. Районның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешендәге тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Хөрмәтле сарманлылар, районыбыз кунаклары! Гөрләсен, җырласын, мәңге яшәсен Сабан туе!
10 июнь Россия көне, милли бәйрәмебез Сабантуй, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан һәм "Ныклы гаилә" проекты кысаларында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина яшь гаилә Алмаз һәм Ләйсән Хәйруллиннарны Никах көннәре белән котладылар. Яшьләргә мәхәббәт, гаилә бәхете, иминлек һәм матур киләчәк теләделәр.
Бүген Зәкия Насыйбулла кызына 103 яшь тулды. Истәлекле көн белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген, 10 июнь көнне, Җәлил бистәсендә яшәүче үрнәк гаилә Аверьянов Леонид Иван улы һәм Надежда Михайловна Аверьяновлар "алтын туйларын" билгеләп үттеләр. Аларны «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, аларга бәхет, иминлек теләде һәм Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.